Главная  →  Новости  →  Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Балтач имамнарына мөфтинең «Рәхмәт хаты»н тапшырды
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Балтач имамнарына мөфтинең «Рәхмәт хаты»н тапшырды

Балтач җәмигъ мәчетендә район имамнары елга нәтиҗә ясадылар. Район имам-мөхтәсибе, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендә үткән җыелышта мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәт аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, район башлыгы Рамил Нотфуллин, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс Җиһаншин, Балтач имамнары һәм мөгаллимнәре катнашты.
Коръән укудан башланып киткән җыелышта Җәлил хәзрәт ел дәвамында мөхтәсибәттә башкарылган эшләр белән таныштырды. Мөхтәсиб районда төрле курслар оештырылуына, зурлап балалар сабан туе үткәрелүгә тукталды. Мәчетләр эшчәнлеге хакында сөйләде. Җәмигъ мәчете янына мәдрәсә өчен яңа корылма төзелгән. Бүгенге көндә Балтачта тагын ике мәчет төзелеп килә, шуларның берсендә төзелеш тәмамлану алдында.
Чарада катнашкан Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мөфти исеменнән мөхтәсибкә, район имамнарына рәхмәтен җиткерде. Ул актив имамнарга һәм мөгаллимнәргә мөфтинең “Рәхмәт хаты”н тапшырды.

ТР МДН аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин “Хузур” нәшрият йорты эшчәнлеге хакында сөйләде. Имамнар исә квартал саен нәшер ителә торган “Шура” журналы дини эшчәнлек алып баруда бик тә файдалы кулланма булу хакында әйттеләр. Шулай ук җыелышта быел хаҗга баручылар катнашты һәм алар хаҗ сәфәрен югары дәрәҗәдә оештырган өчен нәзарәткә рәхмәтләрен җиткерделәр.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең чыгышында җирлекнең икътисади ягы һәм дианара мөнәсәбәтләр турында җиткерде.