Главная  →  Новости  →  «БАЛАЛАРЫБЫЗ БУ КАДӘР КҮП БЕЛӘДЕР ДИП УЙЛАМАГАН ИДЕК»
«БАЛАЛАРЫБЫЗ БУ КАДӘР КҮП БЕЛӘДЕР ДИП УЙЛАМАГАН ИДЕК»

bakcha8bakcha5bakcha7Бүген «Тәрбияле бала» балалар бакчасында Әниләр көненә багышлап, беренче тапкыр ата-аналар җыелышы үткәрелде. Чараны Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ачып, балаларга нәсыйхәтләрен җиткерде. Өч ай дәвамында мәктәпкәчә яшьтәге балалар укытучылары Алсу ханым Хәйруллина, Әлфия ханым Яфарова, Илмира ханым Шәрәфетдинова ярдәме белән бик күп сүрәләр, зикерләр, догалар өйрәнгәннәр; математика, татар, рус, инглиз телләреннән мәктәпкә әзерлек узганнар. Бакчада өйрәнгән гыйлемнәрен файдаланып, алар әниләре каршында чыгыш ясадылар. Бәйрәм мул табын янында дәвам итте. Әниләр күргәннәреннән канәгать булуларын әйттеләр. Алсу ханымның: «Нинди теләк-тәкъдимнәрегез бар — әйтегез, киләчәктә без шул юнәлештә эшләргә тырышырбыз», — дигән сүзләренә җавап итеп, алар: «Сез без теләгәннән дә уздыргансыз. Балаларыбыз бу кадәр күп беләләрдер дип уйламаган идек», — диделәр, һәм мөгаллимәләргә, хәзрәтләргә, балаларны ашатучыларга, мәчетне карап торучыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.