Главная  →  Новости  →  «БАЛАЛАРНЫ ИСЛАМДА ТӘРБИЯЛӘҮ — УРТАК ВАЗЫЙФАБЫЗ»
«БАЛАЛАРНЫ ИСЛАМДА ТӘРБИЯЛӘҮ — УРТАК ВАЗЫЙФАБЫЗ»

ttVy3AkCVXwkq32BUgTgxY0asvWc6VwfQ2LpHY9M_fzE

Алсу абыстай Хәйруллина Гаилә мәчетендә мәхәллә тормышында актив катнашучы хатын-кызлар өчен күркәм мәҗлес уздырды. Мәҗлескә чакырылган һәр хатын-кызның күңелендә Гаилә мәчете тарихы белән бәйле матур хатирәләр саклана икән, алар шул хатирәләре белән бүлештеләр. Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үзенең нәсыйхәтендә Аллаһ йорты төзелешенең башында торган беренче имамыбыз Хатип абзый Бикмөхәммәтовны, төзелешкә үзләреннән зур өлеш керткән кардәшләребезне җылы итеп искә алды, алар өчен дога кылды, мәҗлестә катнашкан хатын-кызларга исә, изге теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырды. «Үз гаиләгезгә кайткан кебек мәчеткә килеп йөрегез. Динебезне тарату һәм өммәтебезне рухи яктан үстерү юлында без бергә булырга, киләчәк буынны — балаларыбызны бергәләп ислам динендә тәрбияләргә тиешбез», — диде Рөстәм хәзрәт.