Главная  →  Новости  →  БАЛАЛАР ӨЧЕН ЯЗГЫ ЛАГЕРЬ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
БАЛАЛАР ӨЧЕН ЯЗГЫ ЛАГЕРЬ ЭШЛИ БАШЛАДЫ

Гаилә мәчетендә балаларның язгы лагере эшли башлады. Бу юлы 7 яшьтән 15 яшькәчә булган 50 кыз бала һәм 7 яшьтән 10 яшькәчә 60 ир баланы кабул иттеләр. Балаларны дини һәм дөньяви гыйлеме булган тәҗрибәле мөгаллимнәр һәм мөгаллимәләр тәрбия кыла. Лагерь үзенең эшен көн дә сәгать 9 да физкультминут белән башлап җибәрә. 9.40 та Коръән дәресләре башлана. Сәгать 11 дән соң өйлә намазына кадәр балалар иҗади эш белән шөгыльләнәләр, төрле осталык дәресләре каралган. Өйлә намазыннан соң динебез, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә багышланган фильмнар күрсәтелә.