Главная  →  Новости  →  БАЙ БУЛУ ӨЧЕН НИНДИ ТӘСБИХ ДОГАСЫН КАЙСЫ ВАКЫТТА УКЫРГА?
БАЙ БУЛУ ӨЧЕН НИНДИ ТӘСБИХ ДОГАСЫН КАЙСЫ ВАКЫТТА УКЫРГА?

t%d3%99sbikh

Пәйгамбәребезгә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) бер ир килде вә әйтте: «Йә Рәсүлуллаһ, дөнья мине ташлады, кулым буш калды, бик фәкыйрь булдым», — диде. Бәс, Рәсүлуллаһ әйтте: «Син ни өчен фәрештәләр тәсбихен әйтмисең, фәкыйрь булмас идең». Бу кеше сорады: «Йә Рәсүлуллаһ, ул нинди тәсбих соң?» Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) әйтте: «Сүбханәллаһи вә бихәмдиһи, сүбханәллаһил-газыйм вә бихәмдиһи әстәгъфируллаһ, дип иртә намазы алдыннан йөз мәртәбә әйт. Әгәр бу тәсбихне шул вакытта әйтүне гадәткә кертсәң, дөнья сиңа ихтыярсыз килер, бай булырсың, ризыгың киң булыр» (Бохари).