Главная  →  Новости  →  БӨРБАШТА БАЛАЛАР МӨСЕЛМАН САБАН ТУЕНА ҖЫЕЛДЫ
БӨРБАШТА БАЛАЛАР МӨСЕЛМАН САБАН ТУЕНА ҖЫЕЛДЫ

17 июльдә Балтач районының Бөрбаш авылында тугызынчы мәртәбә мөселман балалары Сабан туе үткәрелде. Йөзләгән мөселман гаиләләрен балалары белән бергә җыйган әлеге күркәм чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов,Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Балтач районы башлыгы Рамиль Нотфуллин катнашты.

Сабантуйның төп оештыручысы – Татарстан республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Чара Бөрбаш балаларының Коръән укуы белән башланып китте һәм Җәлил хәзрәтнең дога кылуы белән дәвам итте. «Балалар үзләренең гореф-гадәтләрен һәм диннәрен онытырга тиеш түгел. Әгәр баланың күңелендә иман, Аллаһ Тәгаләгә һәм туган җиренә мәхәббәт булмаса, ул корыган агач шикелле була. Үзебезнең телебезне, милләтебезне, динебезне,  нигезебезне онытмасыннар дип без бу чараны оештырырга булдык», — дип сөйләде Җәлил хәзрәт.

Татарстан Президенты үз чыгышында Сабантуйның югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм үзенә күп кенә кешене җәлеп итүен билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов шулай ук әлеге чараның яшь буында гореф-гадәтләребезгә, телебезгә һәм динебезгә карата күркәм караш булдыруда да әһәмиятле роль үтәвен дә әйтте.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үз чиратында ошбу чараның кешеләрне берләштерүдә мөһим инструмент булуын билгеләп үтте һәм ил-көннәребездә тынычлык хөкем сөрүенең әһәмиятенә басым ясады.

3 тән 15 яшькәчә балалар спорт һәм күңел ачу чараларында гына катнашып калмыйча, Изге Коръән аятьләрен яттан белүләрен дә күрсәттеләр. Барлык катнашучыларга һәм җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.Болардан тыш,  35, 50, 65 килограммга кадәрге һәм аннан югарырак үлчәү авырлыкларында балалар арасында көрәш бәйгесе үткәрелде.