Главная  →  Новости  →  Бөгелмәдә «Зәйтүнә» мөнәҗәтләр фестивале узды
Бөгелмәдә «Зәйтүнә» мөнәҗәтләр фестивале узды
“Зәйтүнә” республикакүләм мөнәҗәт әйтү фестивале Бөгелмәдә үтте

 Бөгелмә шәһәрендә “Зәйтүнә” республикакүләм мөнәҗәтләр фестивале үтте. Дүртенче ел рәттән уздырылган бу чарага республикабызның күп кенә төбәкләреннән һәм күрше Башкортстан төбәгеннән мөнәҗәтчеләр җыелган иде.

Фестиваль мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның фатихасы белән башланып китте. “Бу фестиваль халыкның милли  традицияләрен саклау, аларга хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан уздырыла.  Чарада яшьләрнең актив катнашуы бигрәк тә сөендерә”, —  диде Рөстәм хәзрәт.

Конкурста барлыгы 45 аерым башкаручы һәм 14 ансамбль катнашты.

Чыгышларны  Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина, яшь мөнәҗәтче Илгиз Шәйхразиев, Бөгелмә  балалар сәнгать мәктәбе укытучысы  Фәния Әхмәтшина, нәзарәтнең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова бәяләде.

Көн буена сузылган бәйгенең нәтиҗәләре түбәндәгечә тәгаенләнде:

Ялгыз башкаручы ( 19-35 яшьлекләр)

Газизов Ривазетдин (РИУ)
Исламов Ранил (Азнакай)
Мөселманов Габделвәли (РИУ)

Ялгыз башкаручы (13-18 яшьлекләр)

Габдрахманова Резеда (Бөгелмә)
Галиуллина Илүзә (Зәй)
Габдрашитов Камрон (КИК)

Ялгыз башкаручы (7-13 яшьлекләр)

Алейна Каракылыч (Азнакай)
Сөләйманова Гайшә (Яңа Чишмә)
Кадыйрова Айсылу (Яңа Чишмә)

«Ансамбль»,  кече яшьтәгеләр

«Чишмә» (Бөгелмә)
«Азнакай энҗеләре» (Азнакай)
«Рисалә» (Яңа Чишмә)

«Ансамбль»,  урта яшьтәгеләр

«Җиңгәчи» (Бөгелмә)
«Тургай» (Бөгелмә)
«Хәлил» (Казан, «Мөхәммадия»)

«Ансамбль»,  өлкән яшьтәгеләр

«Мирас» (Әлмәт)
«Хәзинә» (Башкортстан)
«Ихлас» (Әлмәт)