Главная  →  Новости  →  БӘРАӘТ КИЧӘСЕ ЯКЫНЛАША
БӘРАӘТ КИЧӘСЕ ЯКЫНЛАША

Бәраәт кичәсе вәгазеБәраәт кичәсе вәгазее

Бүгенге җомга вәгазендә Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин шәгъбан аеның фазыйләтләре турында сөйләде.
Шәгъбан аеның 15 нче көнендә (быел ул 10 майга туры килә) Мәдинә шәһәренең «Бәни Сәләмә» мәчетендә Расүлуллаһ өйлә намазы фарызының беренче ике рәкәгатен укыганда аңа вәхи иңә, намазда торган хәлендә ул Кәгъбә тарафына борыла. Барлык сәхабәләр дә аңа ияреп, намазны дәвам итәләр. Моңа кадәр намазны Кодес (Иерусалим) шәһәренең Әл-Әкса мәчетенә карап укыган булганнар. Шушы көннең кичәсен Бәраәт кичәсе дип йөртәләр. Хәдис-шәрифтә болай диелә: «Шәгъбан аеның унбишенче кичәсе керсә, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез ураза тотыгыз, чөнки Аллаһы Тәгалә ул кичне кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәт күзе белән карар һәм боерыр: «Тәүбә һәм истигъфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризык сораучы булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?» (Имам Ибн Мәҗә).