Главная  →  Новости  →  Бәхрәйннан кунаклар килде
Бәхрәйннан кунаклар килде

бәх

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтенә Бәхрәйн Корольлегеннән килгән Сөнниләр шаригать мәхкәмәсе хакиме шәех Ибраһим Рәшид әл-Мәриһи җитәкчелегендәге делегация Казанның Гаилә мәчетендә дә булып китте. Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин аларны мәчет коллективы белән таныштырды. Кунаклар мәчет намазы укыганнан соң, музейга урнаштырылган борынгы китапларны, имам-хатыйб бүлмәсендәге татар шәмаилен зур кызыксыну белән карадылар. Аннары көзге лагерьда шөгыльләнүче балалар янында булдылар, биредә аларның ничек шөгыльләнүләре белән кызыксындылар. Кызлар да кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны юлладылар. Бәхрәйнда һава торышы турындагы сорауга кунаклар көлешеп, иң салкын дигәндә +10-20 градус, дип җавап бирделәр. “Ә сездә кызлар безнең кебек яулыктан йөриме?”- дигән сорауга бик җитди итеп: “Әйе, күбесе сезнең кебек хиҗаптан, ә кайберләре никаптан йөри”, — диделәр. Ә каникулларга килгәндә, Бәхрәйнда алар ике генә ай дәвам итә, мәктәпләрдә Коръән уку, ислам дине нигезләре – төп фән буларак укытыла икән.

Кечерәк яшьтәге кызлар кунакларга үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр. Аралашудан канәгать калган кунаклар шул открыткаларның берсенә үзләренең очрашудан алган җылы тәэсирләрен, изге теләкләрен язып калдырдылар.

Ә малайлар исә тагын да кыюрак булып чыкты, алар кунакларга нашидлар җырлап күрсәттеләр. Җавап йөзеннән кунаклар да җырлады. Аннары озаклап догалар кылып, бергәләп фотога төштеләр. Саубуллашыр алдыннан кунаклар:

  • Казан – олы рухи, мәдәни мирасы булган борынгы шәһәр. Ислам диненә мәшһүр галимнәр биргән, данлыклы нәшриятлары булган, үз гореф-гадәтләрен саклаган хәлдә ислам динен тотучы, изге Коръәнне өйрәнүче бу төньяк халкын бик тә күрәсебез, якыннан аралашасыбыз килгән иде, — дип татар халкына үзләренең хөрмәт хисләрен белдерделәр.