Главная  →  Статьи  →  БӘХЕТЛЕ ГАИЛӘ — ҖИРДӘ ҖӘННӘТНЕҢ ЧАГЫЛЫШЫ
БӘХЕТЛЕ ГАИЛӘ — ҖИРДӘ ҖӘННӘТНЕҢ ЧАГЫЛЫШЫ

5262583628_f0fb86b9bb_b

Безне ир һәм хатын итеп яралткан, арабызга бәхет чыганагы булган ихлас мәхәббәт урнаштырган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз һәм олуглауларыбыз булса иде. Һәркайсыбыз өчен иң күркәм үрнәк булган, безгә дөрес һәм матур яшәргә өйрәткән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә, аның хөрмәтле гаиләсенә һәм барлык сәхабәләренә сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм рәҗәб аен каршы алганда болай дип дога кылган: “Әллаһуммә бәрик ләнә фи раҗәби үә шагьбәни үә бәллигьна рамәдан”. Мәгънәсе: “Йә Аллаһым! рәҗәп һәм шәгъбан айларыңны безнең өчен мөбарәк кыл һәм безне рамазан аена ирештер” (Мөслим).

Бу изге айда ураза тоту бик саваплы. Хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Рәҗәб аенда бер көн ураза тоткан кеше ел дәвамында ураза тоткан кебек әҗер-савап алыр”.

Рәҗәб аеның беренче җомгасы – Рәгаиб кичәсе көне, кичәсе – җомга алдындагы көн. Нинди көн соң ул Рәгаиб кичәсе? Бу – сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әтисе Габдулла белән әнисе – Ваһаб кызы Әминәнең никахлашкан көннәре. Ни өчен без Рәгаиб кичәсен билгеләп үтәбез? Чөнки шушы никах нәтиҗәсендә галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрелгән сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм дөньяга килгән.

Габдулладан да, Әминәдән дә алтыннар, байлыклар калмаган. Аларның никахыннан дөньяга бер изге бала туган. Бөтен никахларның изге максаты, нәтиҗәсе – бала. Әгәр үзебездән соң холык ягыннан да, әхлак ягыннан да –  бөтен яктан да үзебезгә караганда яхшырак балалар калдырабыз икән, димәк,  гомеребез заяга үтмәгән, димәк, Аллаһы Тәгалә каршындагы бурычыбызны үтәгәнбез дигән сүз. Бу вәгазебез гаилә һәм аның әһәмияте турында булыр, иншаллаһ.

Аллаһ – бер. Аллаһ беркемгә һәм бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел, киресенчә, без барыбыз да Аңа мохтаҗ. Аллаһы Тәгалә чиксез көч һәм куәткә ия. Ул бар нәрсәне булдыра ала. Аллаһы Сүбхәәнә вә Тәгалә барлык мәхлукларын күп төрле ихтыяҗларга ия итеп яралткан. Мәхлуклар бер-берсенә мохтаҗ һәм мәңгелек Аллаһының ярдәменә дә мохтаҗ. Бу яктан караганда кеше иң беренче урында тора, чөнки аның ихтыяҗлары һәм теләкләре башка мәхлукларга караганда күп тапкыр артыграк. Алай гына да түгел, кешенең ихтыяҗлары һәм теләкләре үсеп һәм артып тора, чөнки кеше матди һәм рухи комфортта (уңайлыкта) яшәргә тели. Авырлыклар, фәкыйрьлек, бәхетсезлек, бәла-казалар – кеше өчен авыр йөккә әйләнә. Шундый вакытларда ул үзенә ярдәм, дуслык кулын, аны аңлый торган йөрәкне эзли башлый.

Аллаһы Тәгалә бар нәрсәне дә парлы итеп яралткан. Мөселманнарның Изге китабы Коръән-Кәримдә бу хакта болай дип  әйтелгән: “Җир үстереп биргән нигъмәтләрне дә, кешеләрне дә, һәм тагын аларга мәгълүм булмаган әллә никадәр нәрсәләрне парлы-парлы итеп төзүче Аллаһыга чиксез мактаулар!” (“Йәсин”, 36:36).

Төн көн белән, ай кояш белән, җир күк белән, җан тән белән  бер-берсен тулыландырган, камилләштергән кебек ир белән хатын да бер-берсен камилләштерәләр, бер-берсен тынычландыралар, бәхетле итәләр.

Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Бай булса да, ире булмаган хатын һәм шулай ук, бай булса да, хатыны булмаган ир – мескеннәрдер”, – дигән. Шушы хәдистән аңлашылганча, гаиләле кеше генә чын байлыкка, рухи тынычлыкка ия була ала.

Ислам динендә гаиләгә, аның бәхетле булуына зур әһәмият бирелә. Аллаһы Раббыбыз Үзенең Изге китабындагы “Рум” сүрәсенең 21нче аятендә болай дип әйтә:  “Аллаһының кодрәтеннән: Ул сезгә, алар аша тынычлык табар өчен үзегездән хатыннарыгызны бар кылды һәм сезнең арагызда үзара мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелекне булдырды. Хактыр ки, бу эшләрдә фикерли белүче кавемнәр өчен гыйбрәтләр бар”.

Бу аятьтә әйтелгәнчә, Аллаһы Раббыбыз безгә Үзенең зур бүләген биргән – ул мәхәббәт хисе. Шуның аркасында гаилә барлыкка килә һәм үсә. Әгәр гаилә Аллаһ кануннары буенча яшәсә, анда Аллаһының бәрәкәте һәм рәхмәте артачак, илаһи мәхәббәт чагылачак.

Бер хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Дин буенча, Аллаһ ризалыгы өчен өйләнгән кеше диннең яртысын үтәгән булыр. Икенче яртысы өчен Аллаһының ярдәменә таянсын”.

Динебез буенча, гаилә саф һәм нык булсын өчен  никах укылырга тиеш. Нәрсә соң ул никах? Никах ул – ике затның әүвәл Аллаһыга, аннары әти-әниләренә, шаһитләргә һәм бер-берсенә вәгъдә бирүләре, ягъни бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп, Раббыбыз кушканча, әти-әниләребезне онытмыйча гомер буе яшиячәкбез, дип вәгъдә бирүләре. Никах кешегә гөнаһсыз тормыш алып барырга мөмкинлек бирә. Ул – нәсел калдыру өчен иң яхшы чара. Никахта җаваплылык тойгысы һәм балаларны тәрбияләү кирәклеге кешене хезмәт итәргә һәм үз бурычын үтәргә этәрә. Никах гаилә тормышын җайга сала һәм бәхетле, бар яктан камил булган җәмгыятьне тудыра.

Аллаһы Раббыбыз Изге Коръәндә болай дип боера: “Үзләрегездән ирсез хатыннарны һәм хатынсыз ирләрне, никах хакларын үтәргә яраклы булган яхшы колларыгызны һәм җарияләрегезне өйләндерегез, кияүгә бирегез. Фәкыйрь булганнарны Аллаһ үз нигъмәтләре белән баетыр, шиксез, Аллаһ – киңлек иясе һәм белеп эш кылучы” (“Нур”, 24:32). Аллаһы Тәгалә бу аятьтә гаиләле кешегә Үзенең рәхмәтен һәм бәрәкәтен ирештерәчәге турында әйтә.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Өйләнегез, балалар тудырыгыз, чөнки мин Кыямәт көнендә өммәтемнең күплеге белән башка өммәтләр каршында мактаначакмын”, – дигән (Ибн Мәҗә).

         Галимнәребез әйткәнчә, нык һәм сәламәт гаилә дүрт нәрсәгә нигезләнгән: мәхәббәт, хөрмәт, сабырлык һәм ышану. Бер тарихи вакыйга белән танышып үтик.  Хәзрәти Әбу Хәнифә янына бер хатын килә дә:

– Әй хәзрәт, ике ел элек ирем белән миңа никах укыган идең. Хәзер инде аер безне. Мин аның белән бергә яшәргә теләмим, – ди.

– Аерылырга теләвеңнең сәбәбе нидә? – дип сорый хәзрәт.

— Барлык хатыннарның ирләре өйләренә вакытында кайталар, ә минеке һаман соңга кала. Шул сәбәпле көн дә диярлек өйдә тавыш чыга.

Әбу Хәнифә гаҗәпкә калып:

– Аерылырга теләвеңнең сәбәбе, өйгә соңга калып кайтуда гынамы? – дип сорый.

– Әйе, мондый кимчелеккә ия булган ир белән яшәргә теләмим. Башкалар кебек вакытында кайтсын, – дип җавап бирә хатын.

–Аеруын аерырмын, әмма бер шартым бар: өеңә кайт, зур, тәмле күмәч пешереп, миңа алып кил. Аны пешергән вакытта бернәрсәне дә өеңнән алма: тозын да, суын да, онын да, йомыркасын да, сөтен дә тирә-күрше хатыннардан сорап ал. Сәбәбен дә аларга аңлат, – дип әйтә Әбу Хәнифә. Бу хатын өенә кайтып китә. Күрше хатынына кереп:

– Әй, Мәрьям, бер савыт су биреп тор әле, – ди. Күршесе:

– Суыгыз беттеме әллә? Сезнең ишегалдыгызда кое бар иде түгелме соң? – дип сорап куя.

– Суыбыз барын бар. Иремнән зарланып, хәзрәт янына: “Аер мине иремнән”, — дип барган идем, – дип  әйтүгә, күршесе Мәрьям:

– Әй, син минем иремне белсәң иде! – дип, озак кына вакыт иреннән зарлана башлый. Шуннан соң хатын күршесе Асия янына тоз сорап керә.

– Нәрсә тозың беттеме әллә? Бер кашык тоз сорап кергәнсең, – ди күршесе.

– Тозыбыз барын бар,  әмма иремнән зарланып, хәзрәт янына: “Аер мине иремнән”, — дип барган идем, – дип әйтүгә, күршесе Асия:

– Әй, син минем иремне белсәң иде! – дип, озак кына вакыт иреннән зарлана. Шулай итеп, бу хатын кайсы гына хатын янына әйбер сорап керсә дә, барысының да ирләреннән зарлануын ишетә. Күмәчне бик зур, тәмле итеп пешерә. Хәзрәт янына алып барып, бу күмәчне, аның кулына тоттыра.

– Әй, хәзрәт, рәхмәт сиңа, күмәчне гаиләң белән тәмле итеп аша, әмма мине иремнән аера күрмә.

– Нәрсә булды, кызым? – дип хәзрәт хатыннан сорый.

– Минем ирем бөтенесенең ирләреннән дә әйбәтрәк икән, – дип җавап кайтара ул.

Хөрмәтле мөселманнар! Бу тарихи хәлдән гаилә тормышында сабырлык никадәр кирәкле сыйфат икәнлеге күренеп тора, ягъни гаилә мәңге булсын өчен ир белән хатын бер-берсенең кимчелеген эзләмәскә, күзәтмәскә, күрмәскә тырышырга тиеш. Кайсы вакытта күрсәң дә, күрмәгән кебек хис итәргә яисә йомшак, матур тел белән шул кимчелекләрне төзәтү юлларын күрсәтергә кирәк. Ир белән хатын – дуслыкның иң югары дәрәҗәләренә күтәрелгән кешеләр. Әгәр ике дус бер-берсенең кимчелекләрен күзәтеп, бер-берсенә төрттереп әйтә торган булсалар, араларындагы дуслык бик тиз сүнәр. Шулай ук хатын белән ир бер-берсеннән камиллек (идеал) көтәргә тиеш түгелләр. Әлеге төшенчә күп вакытта уйлап табылган хыялый бер әйбер генә булып кала. “Минем ирем, минем хатыным идеаль булырга тиеш”, – дигән фикердә булган кеше, иң беренче чиратта, үзен бәхетсез итә. Бернинди кимчелексез, камил кешеләр дөньяга әле тумады һәм туачагына һич өмет юк. Аллаһының рщсүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Һәрбер кеше – хаталы. Һәм иң хәерле, мактаулы хаталанучылар – хаталарын танып, аңлап төзәтергә теләүчеләр”, – дигән (Суюти “Җәмиг әс-сәгыйрь”).

Ирләргә карата Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең ике хәдисе:

“Мөэминнәр арасыннан иң камил иманлылары – күркәм холыклы булганнары, ә арагыздан иң хәерле булганнарыгыз – үз хатынына карата күркәм мөгамәләдә, яхшы мөнәсәбәттә булганыгыздыр” (Тирмизи).

“Хатын-кыз асылда кәкре кабыргадан яратылган, әгәр син аны төзәтергә дип тырышсаң –  сындырырсың, шуңа күрә аңа карата йомшак бул, аның белән тереклек кылырсың” (Бохари, Мөслим).

Хатыннарга карата Рәсүл әкрам салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мәшһүр хәдисе: “Әгәр бер хатын биш вакыт намазын калдырмыйча укыса һәм рамазан аенда ураза тотса, үзенең пакьлеген саклап, иренә хыянәт итмәсә һәм иренә итагатьле булса, ул хатын җәннәтнең үзе теләгән ишегеннән керер” (Әхмәд ибн Хәнбәл, Муснад).

Мөхтәрәм җәмәгать! Аллаһы Раббыбыз безгә бәхетле, саф, матур тормыш итәргә боера. Гаилә кешегә бу мөмкинлекләрне бирә. Бәхетле гаилә – Җирдә җәннәтнең чагылышы булып тора. Атабыз Адәм галәйһиссәлләм белән анабыз Һәва радыйаллаһу ганһәнең гаилә тормышы җәннәттә башланып китә. Бу беренче гаилә ислам кануннарына нигезләнгән була. Әгәр  гаиләләребездә җәннәт тынычлыгын, атмосферасын булдырырга теләсәк,   Адәм галәйһиссәлләм белән анабыз Һәва радыйаллаһу ганһә кебек яшәргә, ягъни Аллаһны яратып һәм Аның кушканнарын үтәп гомер итәргә тиешбез.

Аллаһы Раббыбыз барчабызга бәхетле гаиләләр насыйп итсә иде!

 

Нияз хәзрәт САБИРОВ,

                            Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең                                                                              дәгъвәт бүлеге җитәкчесе