Главная  →  Новости  →  БҮГЕН — МӨБАРӘК ГАРӘФӘ КӨНЕ
БҮГЕН — МӨБАРӘК ГАРӘФӘ КӨНЕ

Гарәфә көне – Корбан бәйрәменнән алдагы көн – изге, мөбарәк көн. Гарәфә көне турында Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): “Гарәфә көнне тоткан ураза ике еллык гөнаһларны, Гашүрә көнне тоткан (мөхәррәм аеның унынчы көне) ураза бер еллык гөнаһларны сөртә”, — дигән. Шуның өчен күп кешеләр, зөлхиҗҗә аеның беренче сигез көнендәге изгелекләренә өстәп, тугызынчы Гарәфә көнен тагын бер гыйбадәт – ураза гыйбадәте белән дә үткәрәләр. Ни өчен бу көн Гарәфә көне дип атала соң? Бу көнне хаҗда булган кешеләр Гарәфә тавы үзәнендә өйләдән алып кояш батканчыга тикле догалар укып, теләкләр теләп торалар. Шуңа күрә, Гарәфә көнен – хаҗның иң әһәмиятле ноктасы, дип тә әйтергә була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): “Хаҗ ул – Гарәфә” дигән.