Главная  →  Новости  →  БҮГЕН БЕРЕНЧЕ ТӘРАВИХНЫ УКЫЙБЫЗ
БҮГЕН БЕРЕНЧЕ ТӘРАВИХНЫ УКЫЙБЫЗ

IMG_576522113_1600035253568023_905637070834198706_n

Рамазан аенда ястү намазыннан соң укыла торган намазга «Тәравих» намазы диелә. «Тәравих» сүзе утырып тору, ял итү дигән мәгънәне аңлата. Тәравих намазын уку сөннәт гамәл булып санала.

Пәйгамбәребезнең хәләл җефете Гайшәнең риваятенә караганда, Аллаһның илчесе бу намазны җәмәгать белән ике яки өч мәртәбә генә укыган. Беренче тапкыр мәчеттә тәравих укылган чакта халык бик канәгать булып, шатланып өйләренә таралган. Алар якыннарына һәм күршеләренә тәравих намазын укыганнары турында әйткәннәр. Икенче көнне мәчеттә күп халык җыелган. Алар да тәравих намазын укып кайткач, таныш-белешләренә намазны бик яратып укыганнарын әйткәннәр. Өченче көнне шулкадәр күп кеше җыелган ки, алар хәтта мәчеткә сыймаган. Халыкның бу намазга шулкадәр әһәмият биргәнен һәм бик яратып укыганнарын күргән Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Әй, кешеләр, сезнең җәмәгать белән тәравих намазын бик яратып укыганыгызны күрдем. Мин бу намаз сезгә фарыз кылыныр да, аннары әлеге вазифаны үти алмассыз, дип куркамын. Шуңа күрә бу намазны өегездә укыгыз»,-дигән. Аннары Пәйгамбәребез дә, сәхабәләр дә тәравихны өйләрендә укый башлаганнар. Шуңа күрә тәравих намазы өйдә дә укылыр, тик аны мәчеттә уку саваплырактыр.

Пәйгамбәребез вафат булгач, хәзрәти Әбүбәкер ике ел мөселманнарның хәлифәсе булып тора. Ул да фани дөньядан киткәч, хәзрәти Гомәр мөселманнарның җитәкчесе була. Гомәр вакытытында бер рамазан аенда мөселманнар мәчет эчендә төрле урыннарда үзләре тәравих намазын укыйлар. Ул аларның тәравих намазын укыганнарын белгәч, Үбәй ибн Каб исемле иптәшен тәравих укытыр өчен имам итеп сайлый. Шул вакыттан мөселманнар тәравихны 20 рәкәгать итеп укый башлыйлар.

Пәйгамбәрнең абыйсының улы Габдулла ибн Габбас бер риваятендә: «Пәйгамбәребез Рамазан аенда 20 рәкәгать тәравих укытты»,- дигән.

tatar-islam.com