Главная  →  Новости  →  «АЗАН» ТУГАН КӨН БӘЙРӘМЕНӘ ЧАКЫРА
«АЗАН» ТУГАН КӨН БӘЙРӘМЕНӘ ЧАКЫРА

28 нче ноябрьдә көндезге сәгать 2 нче яртыда (13.30) Гаилә мәчете мәхәлләдәшләрне, шәһәрдәшләрне, барлык мөселман кардәшләрне «Хозур» нәшрият йортының «Азан» интернет-радиосына 3 яшь тулу уңаеннан оештырылган бәйрәмгә дәшә. Оештыручылар балалар өчен төрле бәйгеләр, аквагрим, мехенди, татлы мамык, попкорн, ә әти-әниләргә викторина әзерли. Бәйге-викторина җиңүчеләрен  «Азан» радиосының истәлекле бүләкләре һәм, әлбәттә инде, барлык кунакларны туган көн торты көтә. Килегез, тәмле булачак! Гаилә мәчетенең адресы: Казан шәһәре, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 нче йорт.