Главная  →  Новости  →  «АЗАН» РАДИОСЫ ЯБЫЛМЫЙ, ӘММА…
«АЗАН» РАДИОСЫ ЯБЫЛМЫЙ, ӘММА…

азаннн

«Азан» радиосы да ябыла икән, дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Радионың баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әнә шулай дип белдергән. Әмма алга таба аның эшчәнлегенә бюджетта чыгымнар каралмаган, 1 мартка кадәр радио элекке эшчәнлеген дәвам итә. Ләкин мәсьәлә хәл ителмәсә, яңа тапшырулар эшләп булмаячак ягъни иске тапшырулар белән калачак, эфирдан югалмаячак. Редактор дин әһелләренә дә өмет баглавын белдергән: “Алда корылтай, мөфти сайлаулары, пленум. Имамнар да радионы үстерергә кирәк дигән фикерне куәтли. Шуңа күрә уртак фикергә килеп, бер чарасы күрелер дип ышанабыз, өстәвенә аудио, видео төшерү буенча заказлар да бар”.

Бүгенге көндә «Азан» интернет-радиосын көн саен 8 меңләп кеше тыңлый.