Главная  →  Новости  →  «АЗАН» РАДИОСЫ ТЫҢЛАУЧЫЛАРЫ IV РЕСПУБЛИКА ИФТАРЫНА БИЛЕТЛАР ОТА АЛА
«АЗАН» РАДИОСЫ ТЫҢЛАУЧЫЛАРЫ IV РЕСПУБЛИКА ИФТАРЫНА БИЛЕТЛАР ОТА АЛА
"Азан" радиосы тыңлаучылары дүртенче «Республика ифтары»на билетлар ота ала

22 июнь көнне башкалабыз Казанда IV Республика ифтары үткәрелә. Үткәрелү урыны – «Казан – Арена» стадионы. Башлана 19:00 дә.
Бу ифтар республикабызда үткәрелгән иң зур ифтар булып тора. Анда быел 10 мең кеше катнашуы көтелә.
Катнашучылар арасында дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятим балалар бар.
Ифтарда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның һәм башка мөхтәрәм дин әһелләренең вәгазьләр сөйләве көтелә. Коръән аятьләре яңгырап, догалар кылыныр, Аллаһ боерса.
«Казан – Арена» стадионының футбол кырында җәмәгать намазы укылачак.
“Азан” радиосын тыңлаучылар әлеге, дәрәҗәле чарага чакыру билетлары ота ала. Моның өчен 17 июнь – җомга көнне 8 сәг. 5 минутта, 10 сәг 15, 14 сәг 05 минутта, 17 сәг. 05 минутта “Азан” радиосыннан сорауны тыңа! 2-02-07-97 номеры аша шылтыратып җавабыңны әйт һәм Республика ифтарына чакыру билетларын ал.