Главная  →  Новости  →  “АЗАН” РАДИОСЫ “ОЕДЫМ ОШБУ ИМАМГА” КОНКУРСЫН УЗДЫРА
“АЗАН” РАДИОСЫ “ОЕДЫМ ОШБУ ИМАМГА” КОНКУРСЫН УЗДЫРА
“Азан” радиосы “Оедым ошбу имамга” конкурсын уздыра

2016 ел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан  Хәнәфи мәзһәбе елы буларак уздырыла. “Азан” радиосы шушы уңайдан  “Оедым ошбу имамга” конкурсын башлый! «Шөкер, һәр татар авылында бүген мәхәллә халкы намазга җыйнала. Ике һәм аннан да күбрәк мәчетле төбәкләр дә, заманында мәчетләре юкка чыгарылып, бүген шуны торгызу мәшәкате белән яшәүче авылларыбыз да бар. Уртаклык шунда: һәр авылның, төбәкнең абруйлы имамы бар. Әйдәгез әле, туган ягыгызның тарихи сәхифәләрен барлап, элеккеге имамнарны искә төшерик, бүген хак динебезне таратучы хәзрәтләребезне зурлыйк. Конкурсыбызга сезнең төбәкнең абруйлы хәлфәләре, имамнары, абыстайлары хакында хатлар көтәбез. Сез юллаган тарихи фактлар буенча махсус җыентык нәшер ителәчәк. Һәр катнашучы “Хозур” нәшрият йортыннан истәлекле бүләк алачак. Хатларны radioazan@mail.ru адресына көтәбез. Белешмәләр өчен телефон: 202-07-97», — дип хәбәр итә radioazan.ru