Главная  →  Статьи  →  «АТА-АНАМА МӘРХӘМӘТЛЕ БУЛ, РАББЫМ!»
«АТА-АНАМА МӘРХӘМӘТЛЕ БУЛ, РАББЫМ!»

 

Бу дөньяга килүебез өчен без, беренче чиратта, Алаһы Тәгаләгә, икенчедән, әти-әниләребезгә бурычлы. Алар, тормыш авырлыкларына карамыйча, безнең тамагыбыз тук, өстебез бөтен булсын дип тырыша, аннары, балам белем алсын, кеше арасында ким-хур булмасын, ди.

Бер сәхабә Аллаһның Рәсүле салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән: “Йә Рәсүлуллаһ, кем иң яхшы мөнәсәбәткә лаек?” — дип сораган. Ул: “Синең әниең”, — дигән. “Ә аннары кем?” – дип сораган сәхабә. “Синең әниең”, — дигән Пәйгамбәр галәйһиссәлам. Сәхабә дәвам итеп: “Ә аннары кем?” – дигән.  Аллаһның Рәсүле янә: “Синең әниең”, — дип җавап биргән. Сәхабә:” Ә аннары кем?” — дигәнгә Пәйгамбәребез: “Синең әтиең”, — дигән (Бохари, Мөслим). Хәдистән күренгәнчә, әни кеше әти кешегә караганда кадер-хөрмәткә күбрәк лаек икән. Чөнки тугыз ай буе карынында йөрткән, күкрәк сөтен имезеп үстергән, төн йокысын калдырып юаткан баласы өчен ул җанын фида кылырга да әзер. Ана белән баланы бәйләп торган кендек җебе беркайчан да өзелми сыман, үсеп җитеп, тормыш йөген тартучы ир уртасы булгач та, әнинең юатуына, назлы сүзенә һаман  мохтаҗбыз. Әнинең безне калдырып киткәненә өч ел булса да, телефонымда әле һаман да аның номерын саклыйм. Авыр чакларда таныш номерны җыям, телефоны “абонент временно недоступен” дип җавап бирсә дә, йөрәккә җиңел булып китә.

Әни мине 45 тә тапкан, төпчек, кадерле бала булып, әти-әни ышыгында үстем. Миңа әби-бабай тәрбиясе эләкмәде, бер әбиемне генә күреп калдым, калганнары инде вафатлар иде. Төпчек, шук малай булгангадыр, 11-12 яшьләр тирәсендә әни мине, кулымнан җитәкләп, мәчеткә алып китте. Бөгелмәдә ул вакытта да җәйге балалар лагерьлары эшли иде. Мин дини лагерьга йөри башладым. Әмма көн саен өйдән мәчеткә дип чыгып китсәм дә, анда көнаралаш кына бара идем: бер көн дини сабак алам, икенче көнне вакытны урамда уйнап уздырам. Бу хакта, әлбәттә инде, өйдәгеләр берни белми. Шыпырт кына күзәтеп йөргән мәчет картлары, урыннары җәннәттә булсын, инде күбесе мәрхүм, минем турыда үзара “хулиган малай” дип сөйләшәләр икән.

Икенче елны, Аллаһының рәхмәте белән, дини лагерьга үзем барып язылдым, тырышып дин сабагын үзләштерә башладым, шәкертләр арасында уза торган конкурсларда катнашып, призлы урыннар алып кайта торган булдым. 1 нче урын өчен бүләк итеп бирелгән шәмаил әле дә төп нигездә әти белән әни бүлмәсендә диварда эленеп тора. Шуннан соң дини гыйлемгә кызыксынуым артканнан-арта барды. 8 нче сыйныфны тәмамлагач, әтидән татар-төрек лицеена барырга рөхсәт сорадым. Без ул лицейны дини уку йорты дип уйлый идек. Әти, менә дөньяви мәктәпне тәмамлап, аттестатыңны ал әле башта, аннары кая телисең — шунда барырсың, диде. Мәктәпне тәмамлагач, минем алда “кая барыйм икән” дигән сорау тормады, туп-туры Россия ислам институтына килдем.

Мине мәчеткә илткәндә әни үзе намаз укымый иде әле, аннары ул да намазга басты. РИИда укыганда каникулларга өйгә кайткач, әтине вәгазьләгәнем истә. Яшь чакта үзеңне бик акыллы саныйсың бит ул, мин дә әтине кайчакта катырак та “вәгазьләп” җибәргәнмендер … Шуның өчен хәзер дә үкенәм. Беркөнне: “Аллаһы каршында ничек җавап бирерсең?” — дип ычкындырдым. Шунда әти бик хикмәтле сүзләр әйткән иде: “Мин менә сине укытам, азмы-күпме миңа да шуның савабы булыр”, — диде. Озакламый үзе дә намазга басты.

Мин өйләнгәндә әни инде өлкән яшьтә иде. Әтине җирләгәч, абыйларда да, бездә дә торды. Аның холкы шактый үзенчәлекле иде, табибларга йөрмәде, дарулар эчмәде, үләннәр белән дәвалана иде, өшкерүе — нәселдән килгән (әллә ничә буын муллалар нәселе) Аллаһының бер рәхмәте (вафатыннан соң да мин бөтенләй белмәгән кешеләр, яныма килеп: “Әниегез безне өшкергән иде, шифасы тиде”, — дип әйттеләр). Беркөнне әни шалтырата: “Улым, авыртуны баса торган дару китереп кит әле”, — ди. Мин аптырап калдым. Килсәм, әни авырып киткән, эчем яна, ди. Шулай да поликлиникага барырга күндереп булмады, озак кына вәгазьләгәч, табибларны китерергә рөхсәт итте. Табиблар, аппараттан карарга кирәк, диделәр, анда да алып бардык. Мин һаман нервдандыр, үтәр дип уйлыйм. Хирургның, бер атна вакыты калган, дигән сүзләрен дә зиһенем кабул итми тора…

Шул бер атна дәвамында аның янында хатыным  Алсу булды. Әни аннан башка беркемне дә үз янына китермәде. Мин Алсуга бик рәхмәтле, Аллаһы аннан разый булсын, чөнки ул минем балаларымның әнисе, минем әнием аның кулларында китте. Бергә торганда төрлесе булгандыр, менә хәзер яши-яши хатынымның әнигә охшый баруын күрәм. Ул инде үзе дә 3 угыл 1 кызның әнисе, балаларның һәркайсының үз холкы… Алар турында Алсу әни сүзләре белән сөйли, әни кебек борчыла.

Яшь булуым сәбәпле минем дә әнине борчыган, кәефен кырган вакытларым булгандыр. Инде укып, мулла булгач, күп нәрсәләрне аңлыйсың. Кайчакта,  әти-әни янына барып кайтам әле, дигәч, яшьләр аптырабрак: “Хәзрәт, син кая җыендың?” – дип сорыйлар. Зиратка барып, Коръән укып, дога кылып, гафу сорап кайтам, дим.  Яшь чакта гафу сорарлык гамәлләр һәр кешедә була торгандыр. Каберләренә барып, кулларыбызны күтәреп: “Йә Раббым, ата-анамның гөнаһларын ярлыка. Аларга рәхмәтеңне ирештер”, — дип дога кылырга беркайчан да соң түгел. Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: “Миһербан һәм түбәнчелек белән алар алдында (күңел) канатларыңны җәй дә әйт: “Раббым, сабый чагымнан алып, алар мине ничек сөеп үстергән булса, Син дә аларга шулай мәрхәмәтле бул”, — дип дога кыл” (“Исра (Төнге йөрү, Ягъкуп угыллары)” сүрәсе, 24 нче аять).

Иң авыры — әниеңне соңгы юлга озату, газиз кешеңне үз кулларың белән ләхеткә салу. Әни бик нык ябыккан иде, җеп-җиңел булып калган… Ләхетне ябып, беренче туфракны салдым… Бу мизгелләрнең җитәсен мин белә идем, үземчә уйлый да идем. Ләкин ул көтмәгән вакытта килә,  аңа әзер булмыйсың икән. Яшьләргә дә шуны әйтәсем килә: барырмын әле, шалтыратырмын әле, кереп чыгармын әле, димәгез, бүген үк әти-әниегез янына барыгыз, бүген үк шалтыратыгыз, хәлләрен белеп чыгыгыз.

Муса галәйһиссәлам бервакыт Аллаһы Тәгаләдән: “Җәннәттә минем урыным кем белән янәшә булыр икән?” – дип сораган. Аллаһы Тәгалә аңа бер кешенең өенә керергә кушкан. Муса галәйһиссәлам шул йортка керсә, анда гап-гади бер ит чабучы яшәп ята икән. Ул Муса галәйһиссәламне өстәл янына чакырып утырткан да үзе башка бүлмәгә кереп киткән, күпмедер вакыттан соң гына чыккан. Муса галәйһиссәлам ул кешедән: “Мосафирны да калдырып китәрлек нинди эшең бар иде?” – дип сораган. Теге кеше аңа: “Анда авыру анам ята. Мин аның асларын алыштырдым. Ашаттым-эчерттем дә хәзер менә мосафирны зурларга дип яныңа чыктым”, — дигән. “Анаң сиңа берәр сүз әйтмәдеме?” – дип сораган Муса галәйһиссәлам. Теге кеше: “Үлгәннән соң урының җәннәттә, Муса галәйһиссәлам белән янәшә булсын иде, дип әнием дога кылып калды”, — дигән. Бу кеше әнисен кадерләве аркасында пәйгамбәрләр савабына ирешкән. Ана догасыннан да олырак дога юк.

Аллаһы Тәгалә барчабызга әти-әниләребезнең ризалыгын алып, Үзенең ризалыгына ирешергә насыйп итсә иде.

Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН,

                                                    Татарстан мөфтие урынбасары