Главная  →  Новости  →  АТА-АНАГА ХӨРМӘТ ЮГАЛМАСЫН
АТА-АНАГА ХӨРМӘТ ЮГАЛМАСЫН

galiev
Изге Коръәнебездә һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ хәдисләрендә ата-ана хакында, аның олуглыгы, дәрәҗәсе турында бик күп сөйләнә. Коръәни Кәримдә болай диелгән:

«Кешегә без ата-анасына яхшылык итәргә әмер иттек, баланы анасы зәгыйфьлек өстенә зәгыйфьлек белән күтәрде, ягъни корсагында авырлык белән күтәрде вә авырлык белән тудырды, вә аның баласын имезүе ике елдыр, дәхи кешегә, Миңа вә ата-анаңа шөкер ит, дип боердык, бит ахырда Миңа кайтасыз». («Локман», 31:14)

Аллаһыга иман китергән, исламны бөтен барлыгы белән кабул иткән кеше ата-анасын рәнҗетми, аларга карата мөнәсәбәттә сак була, бу мәсьәләгә җитди карый. Шулай да, кызганычка каршы, соңгы вакытта нәкъ менә диндә булган яшьләр арасында ата-анага кырын карау очраклары еш күзәтелә башлады. Моның сәбәбе булып үзләре намазга баскан, мәчеткә йөри башлаган яшьләребезнең диннән ерак булган ата-аналарын санамаулары тора. Мин ата-аналарның балаларын диннән биздерергә теләү очраклары турында әйтмим. Кызганычка, андый күренеш белән дә еш очрашырга туры килә. Сүз ата-аналарының балаларының диндә булганын хуплый торып та, балаларның өлкәннәргә түбән караулары, белемсезлектә гаепләүләре турында бара.

Аллаһыга шөкер, бүгенге көндә теләге булган кеше өчен дини белеем алуда бернинди дә каршылыклар юк, дин тотуда да тыймыйлар. Әмма кайчандыр андый мөмкинлек булмаган. Һәм шуңа күрә бүгенге көнге өлкән буын вәкилләре әлеге мөмкинлектән мәхрүм калган. Бәхеткә, күпләр диндә булуның мөһимлеген аңлап Исламга кайта, намазга баса. Әмма кайберәүләр әле моннан ерак. Һәм моның өчен аларны түбәнсетергә, кимсетергә, бигрәк тә алардан йөз чөергә кирәкми. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ диндә булмаганнар белән аралашуның күркәм мисалы булып тора. Ул беркайчан да кешеләрне аермаган, бигрәк тә югарыдан карап, син гөнаһлы инде, сине Аллаһ кичермәс инде, дип фикер йөртмәгән. Аллаһы Тәгалә болай ди:

«Ий Мөхәммәд, Аллаһының рәхмәте белән өммәтеңә шәфкатьле булдың, әгәр каты күңелле булсаң, әлбәттә, синең тирәңнән качар иделәр…»

(«Әл-Гыймран /Гыймран гаиләсе/», 3:159)

Ягъни бу аяттә ачыктан-ачык рәвештә диндә булган кешенең янәшәдәгеләргә аеруча да игътибарлы булуы турында сүз бара. Ә безгә тормыш биргән, тәрбияләп үстергән ата-аналарыбыз турында сүз дә юк, бигрәк тә яхшы мөгамәләдә булырга, дингә йомшаклык, күркәмлек белән чакырырга иешбез.

«Җәннәт әниләрнең аяк астында», дигән хәдисебез билгеле. Ягъни кеше җәннәткә әнисе ризалыгы аша керә дигән сүз бу. Берәү көне-төне гыйбадәттә булып, әнисенә йомшаклык күрсәтмәсә, гыйбадәт кылуының файдасы булырмы?

Биредә Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисен искә төшерү урынлы булыр. Бер бик тәкъвалы Җүрәиш исемле кеше кырга чыгып, шунда үзенә кечкенә генә йорт салып, көннәрен һәм төннәрен гыйбадәт кыла торган булган икән. Бер көнне намазда булганда ишегенә әнисе килгән, улым ач, бу мин, әниең, йөзеңә карыйсым килә, дигән. Бу егет, намазмы, әниме, дип уйлап, намаз укуны хәерлерәк күргән. Икенче, өченче көнне дә шулай ук кабатланган. Егет кеше һаман ишекне ачмый икән. Шуннан әнисе күңеле калып, минем йөземә карыйсың килмәде, инде зиначы хатынның йөзен күрерсең, дигән. Якында гына, шул җирдә бер көтүче малын көтеп йөри икән. Аның янына бер зиначы хатын килеп йөргән. Көннәрдән бер көнне бу хатын әлеге көтүчедән бала таба. Аны шул шәһәрнең казыена алып баралар. Ул: «Балаң кемнеке?» – дип сорый. Теге хатын: «Җүрәишнеке», – дип җавап бирә. Казый Җүрәишнең йортын җимереп, үзен монда алып килергә боера. Аны алып килгәч, казый кеше, син тәкъва иясе булып йөрисең, ә үзең шундый зур гөнаһ кылгансың, дип, җәзага тартачагын әйтә. Шулчак Җүрәиш елмаеп җибәрә. Казый сәбәбен сорагач, Җүрәиш, менә мин өч көн рәттән әниемне йортыма кертмәдем, намаз укуым белән мәшгуль булдым. Шулчак ул, минем йөземне күрәсең килмәсә, зиначы хатынның йөзенә багарсың, дигән иде. Аллаһы Тәгаләнең хикмәтенә таң калып елмайдым, дип җавап бирә. Казый Җүрәишне йортын торгызырга һәм аны тынычлыкта калдырырга боера. Әлеге кыйссадан күрүебезчә, адәм баласы гыйбадәткә бирелеп, ата-ана хакын онытырга тиеш түгел. Әлбәттә Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу иң беренче урында тора. Әмма ата-анага игелек күрсәтү дә безнең изге бурычыбыз булып тора. Коръәни Кәримдә болай диелә:

Аллаһының Үзенә генә ихлас гыйбадәт кылыгыз, аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылмагыз, аннары: ата-анага изгелек итегез һәм якын кардәшләргә, ятимнәргә, мескеннәргә, кардәш булган күршеләргә һәм кардәш булмаган күршеләргә дә изгелек итегез. («Нисә /Хатыннар/», 4:36)

Коръәндәге күркәм мисалга тукталыйк. Ибраһим a әтисе хәтта потлар ясаучы һәм аларга табынучы зат булса да, ул әтисенә катылык күрсәтмәде, ата хакын олылады. Ибраһим a әтисенә нәсыйхәтләр бирүдән туктамый, йомшак мөгамәлә күрсәтә.

Бу хакта Коръәндә болай диелә: «Ибраһим әйтте: «Ий атам, ни өчен ишетми, күрми һәм сиңа файда да, зарар да ирештерә алмый торган нәрсәгә гыйбадәт кыласың? Ий атам, Аллаһыдан миңа гыйлем вә дәлилләр килде, ул гыйлем вә дәлилләр синдә юк, миңа ияр, туры юлга күндерермен! Ий атам, шайтанга гыйбадәт кылма, чөнки шайтан Аллаһыга гөнаһкәр булды. Ий атам, сине Аллаһы гәзабы тотуыннан куркамын, ул вакытта гәзаб эчендә шайтанга якын булырсың». Ибраһимның атасы әйтте: «Ий Ибраһим, син безнең Илаһәләребездән баш тартасыңмы? Әгәр ул эшеңнән туктамасаң, әлбәттә, мин сине ташлар белән атармын. Мине ялгыз калдырып күп вакытка кит!» Ибраһим гәләйһи вә сәлләм әйтте: «Ярый, алай булса сәламәт вә тыныч бул, мин сине мәҗбүр итмәм, синең өчен Раббымнан гафу итүен сорармын, чөнки Ул догаларымны кабул итә иде». («Мәрьям», 19:42-47)

Аллаһы Тәгалә изге Китапта пәйгамбәр булып сайланган затның хәтта потка табынучы атасына да йомшак сүз белән килгәнен, каты бәрелмәгәнен, аннан йөз чөермәгәнен ассызыклый. Шуңа да кичә генә намазга өйрәнеп, бүген әти-әниләрен дин тотмауда гаепләүче яшьләр дөрес эшләмәгәнлекләрен аңласыннар иде. Бәлки аларга ата-аналарының диндә булмавы сынау рәвешендә бирелгәндер. Кызганычка, моны күпләр аңламый.

Ата-анага хөрмәт, аларны олуглауның әһәмияте турында изге Китабыбызда бик күп урыннарда искә алынганын күрдек. Алдагы аяттә ата-анага авыр сүз әйтү турында гына түгел, хәтта «уф» сүзен әйтүнең дә шелтәләнгән гамәл икәнен күрәбез. Бәни Исраил (Ягъкуб балалары) сүрәсенең 23-24 нче аятләрендә болай диелгән:

Аллаһ хөкем итте вә әмер бирде, фәкать Аллаһыга гына гыйбадәт кыйлырга һәм ата-анага изгелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга «уф» та димәгел, вә каһәрләмә, кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйләгел! Вә аларга шәфкать итеп, рәхим канатларыңны җәйгел! Вә әйт: «Ий Раббым, алар мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергәннәре кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыйл!» («Бәни Исраил /Ягъкуб балалары/», 17:23-24 )

Аллаһы Тәгалә барыбызга да динебезне дөрес аңлап, якыннарыбызга нәсыйхәтләр әйтеп, аларның дингә килүенә сәбәпче булырга насыйп итсә иде, кылган гамәлләребез ихластан һәм дөрес булып, ата-аналарыбыз каршындагы бурычларыбызны үти, ризалыкларына ирешә алсак иде.

Вәгазь ТР МДН нең «Шура» дини альманахыннан алынды