Главная  →  Новости  →  АЛЛАҺТАН КУРКУ ТУРЫНДА
АЛЛАҺТАН КУРКУ ТУРЫНДА

курку

Бүгенге җомга вәгазе Аллаһтан курку турында барды.  «Һаман куркытып дингә китермәкче буласыз!» — дияргә ашыкмагыз. Аллаһтан курку дигәндә Аңа ялварып дога кылу, тәкъвалыкка омтылуны күздә тотарга кирәктер. Безнең татарларыбыз сәдака бирмичә тормый. Коръәнен укыта, димәк, нәрсәгәдер өмет итәбез бит инде. Ә менә шул биргән сәдакаларың, укыткан Коръән ашың кабул булмаса? 20 шәр сәгать буе тоткан уразаңны Аллаһ кабул итмәсә? Бер игелекле гамәл эшлим әле, дип — шул кабул булмаса?
Сәхабәләрдән: «Ураза тәмамлангач, сез нишли идегез?» — дип сораганнар. Алар: «Ярты ел буе, Йә Раббым, тоткан уразамны кабул ит, дип дога кыла идек», — дигәннәр. Ә без кем соң әле шул сәхабәләр янында? Аллаһы Раббыбыз тоткан уразаларыбызны кабул итсә иде.
Бервакытны берәү, Әбү Хәнифәгә, Аллаһтан курык, дип әйтә. Шулвакыт Әбү Хәнифә аңын җуеп егыла. Соңыннан сәхабәләр аннан: «Ни булды?» — дип сорагач, Әбү Хәнифә: «Мин бөтен хата-гөнаһларымны күз алдына китердем дә, болар өчен Аллаһка ничек җавап биреп бетерермен, дип бик нык курыктым», — дигән.
Җомга вәгазен Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып барды. Ул җәмәгатьне ифтар ашларына, тәравих намазларына йөрергә чакырды, Коръән хәтем чыгучы Төркиядән килгән Али Диләк белән Нурмөхәммәт Шәриповка Аллаһның рәхмәте ирешсен, дип теләде.