Главная  →  Новости  →  АЛЛАҺ КАРШЫНДАГЫ БӨЕК УН КӨН
АЛЛАҺ КАРШЫНДАГЫ БӨЕК УН КӨН

зөлхиҗҗә

Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне Аллаһ каршында бөек һәм Аллаһы Тәгалә аларда башкарылган игелекле гамәлләрне барысыннан да ныграк ярата. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе ирешсә иде) әйткән: ”Аллаһ каршында шул ун көннән дә бөегрәк көннәр юк, башкарылган игелекле гамәлләрне Аллаһы Тәгаләнең алардан да ныграк яраткан башка көннәре юк. Шуңа да аларда ешрак “Ләә иләәһә илләллаһ!” дип тәһлил, “Аллаһу әкбәр!” дип тәкбир, “Әлхәмдүлилләһи” дип тәхмид әйтегез” (Әхмәд).
Беренче ун көн арасында елның иң яхшы ике көне бар. Алар – Корбан бәйрәме (зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне) һәм Гарәфә көне (зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне). Корбан гаетенә килгәндә исә, бу уңайдан Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе ирешсә иде) әйткән: “Аллаһы Тәгалә каршында иң бөек көннәр булып Корбан бәйрәме һәм, әлбәттә, әл-Карр көннәре тора (Әбү Дауд). Әл-Карр көне – зөлхиҗҗә аеның унберенче көне. Хаҗ кылучылар бу көнне хаҗ кылуның бар йолаларын да башкарып бетереп (тәваф әл-ифада (Кәгъбә тирәсендә җиде кат әйләнү), корбан чалу), Мина үзәнендә булалар.