Главная  →  Новости  →  АЛЛАҺ БҮЛӘК ИТКӘН АЙ
АЛЛАҺ БҮЛӘК ИТКӘН АЙ

 

ай

Корылыктан әлсерәгән җиргә,

Шифа алып килгән яңгырдай,

Зур савап төяп килде рамазан —

Аллаһ бүләк иткән нурлы ай.

 

Гөнаһ дигән ачы җимешләрне

Күз  яшьләре белән юар ай.

Тәүбә нурында сафланган җанга

Иман зиннәтләре кояр ай.

 

Алаһ ризалыгын өмет итеп,

Уразалар тотар изге ай.

Мең айдан да хәерлерәк булган

Коръән иңгән Кадер кичле ай.

 

Күк капусы ачык мизгелләрне

Ап-ак догаларга күмәр ай.

Аллаһ хөкемен салып калебкә,

Дөнья тормышларын көйләр ай.

 

Догаларның кабуллыгын сорап,

Фәрештәләр ярдәм итәр ай.

Зәкят түләп, изгелекләр кылып,

Гомергә бәрәкәт өстәр ай.

 

Аллаһ рәхмәтләрендә коенып,

Шөкер нигъмәтендә йөзәр ай.

Мәңгелеккә барыр юлыбызны

Гөл-чәчәкләр белән бизәр ай.

 

Бу мизгелне алыштырмый гына

Йокы дигән аз-маз ләззәткә,

Тәкъвалык белән бизәп гомерне.

Лаек булсак иде җәннәткә.

Рәйсә Ахунова