Главная  →  Новости  →  АКТАНЫШТА ИКЕ МӘЧЕТ АЧЫЛДЫ
АКТАНЫШТА ИКЕ МӘЧЕТ АЧЫЛДЫ

Узган ял көннәрендә Актанышта ике мәчет ачылды.

Аларның берсе Бүләк бистәсендә эшли башлады. Мәхәллә халкын котларга Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да килгән иде.

Рөстәм хәзрәт бүләклеләрне мәчет ачылу тантанасы белән котлап,  имам Әзһәр хәзрәт Замановка чапан тапшырды. Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев районда хәзер 51 мәчет булуын хәбәр итеп болай диде: «Без бүген Бүләк бистәсендә һәм Актанышның 57 нче микрорайонында мәчет ачабыз. Түбән Актанышка да мәчет кирәк, анысын да төзергә ниятлибез. Мәчетләрдә ел дәвамында ислам нигезләре буенча дәресләр укытыла. Балалар да мәчеткә тартылсын дип балалар мәйданчыклары да ясадык». Аннары ул мәчет төзелешендә башлап йөргән Әзһәр Замановка һәм Варис Исмәгыйлевка рәхмәт хатлары, ә мәчеткә тузансуырткыч тапшырды.

Бәйрәм «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында Мәүлид кичәсе белән дәвам итте.

Бүләк бистәсендә дини, мәгариф эшчәнлеге инде күптән башланган. Моның өчен биредә хәзер бөтен уңайлыклар да бар.

Яңа мәчетнең имам-хатыйбы Әзһәр хәзрәт Заманов: «Безнең бистәдә миллион керемле байлар юк. Шулай да берничә эшкуар берләшеп, әле көчебез бар чакта мәчетне төзеп калдырыйк дидек. Авылдашлар да бик булышты. Башка мәхәллә халкы, хуҗалык җитәкчеләре, Казанда яшәүче якташлар да ярдәм итте, Аллаһ разый булсын», — дип сөйләде.

Бүләклеләрнең планнары зурдан, алар киләчәктә имам йорты салырга, балаларны укыту өчен мәдрәсә тәмамлаган яшь мөгаллим чакыртырга, яхшы китапханә фонды булдырырга,

мәчет янында җиләк-җимеш бакчасы утыртырга ниятлиләр.

Икенде намазыннан соң кунаклар 57 нче микрорайонда тагын бер мәчет ачылышында катнаштылар. Бу мәчетне «Протон-Н» җәмгыяте  Ренат Нуртдинов һәм аның гаиләсе, туганнары төзеткән. Нуртдиновлар гаиләсе Казан ягыннан Актанышка керү юлындагы мәчет төзелешен дә финанслаган булган. Нәкъ шундый ук мәчетне алар Актанышка Башкортстаннан керү юлында да төзергә ниятлиләр.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Актаныш мөселманнарына мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен тапшырды һәм яңа мәчет имамы Раушан хәзрәт Хөснетдиновка чапан бүләк итте. Ә район башлыгы Ренат Нуртдиновка рәхмәт хаты, мәчеткә тузансуырткыч тапшырды.

(ДУМ РТ сайтыннан)