Главная  →  Новости  →  АКСУБАЙДА МӘҮЛИД КИЧӘСЕ УЗДЫ
АКСУБАЙДА МӘҮЛИД КИЧӘСЕ УЗДЫ

15401062_680191682145792_2203469719917420399_n15267893_680192212145739_1949408549989380645_n15349798_680195028812124_2157659386261305821_n15338846_680195812145379_4372060932972574106_nkuyarga15350553_680192138812413_6163734584570952176_n15326448_680196018812025_4533067262810152263_n

Бүген Аксубайның Мәдәният йортында Мәүлид кичәсе узды. Изге Коръән аятьләре укып башланган кичәне район мөхтәсибе, республиканың көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров алып барды.

Иң әүвәл Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов халыкны Мәүлид белән котлады. “Матур эшлибез, бөтен программаларны да үтәдек. Иртән бисмилла әйтеп, Аллаһка тапшырып башлыйбыз, шуңа да эшебез бара торгандыр инде. Районда 28 мәчет эшли, аларда 5 вакыт намаз укыла, азан яңгырап тора. Яшьләребез мәдрәсәләрдә белем ала.  Соңгы 5 елда тәртипсезлекләр, эчүчелек һәм һәртөрле җинаятьләр 50 процентка кимеде. Кайбер мөселман илләрендәге кебек үтерешләр булмасын иде. Мәчеткә йөргән кешедән җинаятьче чыкмас, иншаллаһ”, — дип ул район халкын алга таба да халкыбызның гореф-гадәтләрен дәвам итеп яшәргә чакырды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен тапшыргач, аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Мәүлиднең тарихын, Пәйгамбәребезнең тормыш юлын сөйләп үтте. “Пәйгамбәребезнең сирасын өйрәник, Мәүлиден уздырыйк, балаларыбызны борынгыдан килгән шушы гореф-гадәтләребездә тәрбиялик, кирәкмәгән чит агымнарга ияреп китмәсеннәр”, — дип ул хәзрәтләргә эшләрендә уңышлар теләде.

ТР МДН каршындагы Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов исә : “Район елдан-ел үсә, матурая, мәчетләр арта, юллары төзек, чәчелми калган җирләре юк, — дип аксубайлыларга соклануын белдерде. Аннары болай дип дәвам итте: — Без һаман эзләнүдә, чөнки тарихыбызны онытырга хакыбыз юк. Киләсе елда барлык имамнарыбызның, ахуннарыбызның каберләрен табып төзекләндерәсе иде, чөнки зиратлар кешенең мәдәнилеген билгели”.

Аннары халыкка Ильяс Халиков җитәкчелегендәге “Мөнбәр” дини театрының “Болгар җилләре исә” дигән театральләштерелгән-музыкаль тамашасы күрсәтелде. Ерак болгар бабаларыбызның ислам динен кабул иткән чорларын яктырткан тамаша халык күңеленә хуш килде.

Нәүбәһар Кәбирова