Главная  →  Новости  →  АКСАКАЛЛАР БАШКАРГАН ЭШЛӘРЕНӘ НӘТИҖӘ ЯСАДЫ
АКСАКАЛЛАР БАШКАРГАН ЭШЛӘРЕНӘ НӘТИҖӘ ЯСАДЫ

aksakallar-shurasy2aksakallar-shurasy1Бүген Мамадышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов катнашында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы җыелышы булды.
ТР МДНнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, җыелышта Аксакаллар шурасының быелгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалган. Зиратларны тәртиптә тоту, дин әһелләренең каберлекләрен барлауга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелгән. Чарага республика районнары аксакаллар шуралары рәисләре һәм мөхтәсибләре җыелган.