Главная  →  Новости  →  АК МӘЧЕТТӘ МӘҮЛИД БӘЙРӘМЕ УЗДЫ
АК МӘЧЕТТӘ МӘҮЛИД БӘЙРӘМЕ УЗДЫ

mmaulid

Сөекле Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мәүлиде — туган көне уңаеннан Болгарның Ак мәчетенә Татарстаныбыздан, Россиядән һәм чит илләрдән — Төркия, Иран, Казахстаннан бик күп кунаклар җыелды.

Бәйрәмнең төп өлешенә — ахшам намазына кадәр Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) тормышы, Мәүлид үткәрүнең тарихы, салават әйтү, сәлам бирүнең фазыйләтләре, Кыямәт көнендә Рәсүлебезнең мөселманнарга шәфәгате  турында вәгазьләр сөйләнде.

Төркиянең Изге Коръән нөсхәләрен тикшерү департаменты җитәкчесе Хафиз Госман Шаһин Коръән укып, Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин дога кылгач, бәйрәм чарасы башланды. Татарстан Дәүләт Советы Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, кунакларны Мәүлид белән котлаганнан соң: «Уртак фикердә булып, игелекле эшләр кылырга, Аллаһ ризалыгына ирешергә язсын», — дип теләде һәм Болгар ислам академиясенә кагылышлы фикерләрен җиткерде, яңа гына узган шура утырышында академиянең учредительләре шурасы рәисе итеп ТР Президенты ярдәмчесе Камил Исхаковның сайлануын хәбәр итте. «Камил Исхаков — дәрәҗәле муллалар гаиләсеннән. Аның тәҗрибәсе зур», — дип рәиснең эшне җиренә җиткереп башкарасына ышанычын белдерде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин котлау сүзләреннән соң, Мәүлидне уздыруның татар халкында борынгыдан килгән күркәм гадәт булуын билгеләп үтте:

maulidd

— Безнең бабайларыбыз, әбиләребез бу бәйрәмне мәчетләргә, өйләргә җыелып уздырганнар. Мәүлид ашларында салаватлар, касыйдәләр укыганнар. Без бүген дә сөенеп, шатланып мәүлид үткәрәбез. Пәйгамбәрнең дөньяга килүенә шатлык белдерү — тиешле гамәл. Коръәндә Раббыбыз: «Ий Мөхәммәд! Кешеләр Аллаһның юмартлыгы вә рәхмәтенә шатлансыннар!» («Юныс», 58 аять), — дигән. Аллаһы Тәгалә безгә Үзенең рәхмәтләре өчен шатланырга кушкан, ә Мөхәммәд Пәйгамбәр (саллаллаһу гәләйһи вә сәлләм) — рәхмәтләренең иң зурысы. Бу хакта Раббыбыз Коръәндә: «Ий Мөхәммәд, Без сине галәмнәргә рәхмәт өчен генә җибәрдек» («Пәйгамбәрләр», 107аять), — диелә.

Бу фикерне куәтләп, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, югары мөфти Тәлгать Таҗетдин болай диде:

— Совет чорында көн саен бер мәхәлләдә 15 әр җирдә мәүлид мәҗлесе уздырыла торган булган. Хәзер килеп чыкты — имеш, Мәүлид — бидгать икән, туган көнне үткәрү ярамый икән! Әгәр бәйрәм булмаса, гакыйка булмас иде. Балаң туганга син генә сөенмисең, бөтен туганнарың сөенә. — Аннары ул бүгенге дини вазгыятькә, бердәмлекне, тынычлыкны саклауның, гыйлемле яшь муллалар әзерләүнең актуальлегенә тукталды.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов та, мөселманнарны Мәүлид белән котлап, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдиннең сәламнәрен җиткерде.

Бәйрәм чарасы Илгиз Шәйхразиев һәм камера хорының, Ильяс Халиков, Динар Шәймарданов, Ильяс Минһаҗев, «Нашидуль ислам» төркеменең мөнәҗәтләр, бәетләр, нәшидләр башкаруы белән үрелеп барды. Соңыннан мөселманнар бергәләп Пәйгамбәребезгә салаватлар әйттеләр. Чара бәйрәм салюты белән тәмамланды.

mmmmaulid