Бүген Казанның Галиев һәм Зәңгәр мәчетләрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында республикакүләм Коръән укучылар бәйгесенә йомгак ясалды. Гаилә мәчете мәхәлләсеннән Нурмөхәммәт Шәрипов коръәнхафизлар номинациясендә 3 нче урынны алды.
Бәйгенең соңгы турына республиканың мөхтәсибәт һәм казыятларда беренчелек яулаган мөселманнар һәм мөслимәләр катнашты.
Коръәнне яттан сөйләү (“хифз”) номинациясендә хатын-кызлар арасында катнашучы булмады. Коръәнне матур, дөрес итеп укучылар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:
1нче урын — Зәйнәп Яруллина (Казан шәһәре);
2нче урын — Ильсияр Гафиятуллина (Кама буе);
3нче урын — Фатыйма Әүхәдиева (Кама буе).
«Хифз» номинациясе:
1нче урын — Али Яушев; (Әлмәт);
2нче урын -Ильяс Сабиров (Казан);
3нче урын — Нурмөхәммәт Шәрипов (Казан).
«Коръәнне матур итеп уку» номинациясе:
1нче урын — Альберт Сәхәбетдинов (Көнчыгыш төбәге);
2нче урын — Хәлил Хайбрахманов (Кама буе төбәге);
3нче урын — Руслан Сабиров (Казан).
1 нче урынны алучылар олы хаҗга юллама, 2 нче урындагылар гомрә хаҗына юллама белән бүләкләнде. 3 нче урын өчен ноутбуклар тапшырылды.
Җиңүчеләрне котлыйбыз, һәркайсыгызга дин-исламга хезмәт итү юлында уңышлар, бәхет-бәрәкәт насыйп итсен!