Главная  →  Новости  →  ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ УЗДЫ
ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ УЗДЫ

чыгарылышчыгарылыш1чыгарылыш2чыгарылыш3

Бүген Гаилә мәчете каршындагы «Ислам дине нигезләре» курсларында укучыларның чыгарылыш мәҗлесе булды. 39 кардәшебез Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин кулыннан сертификат алды.
Курсларда җәмгысе 300 гә якын шәкерткә 30 лап остаз-абыстай гыйлем бирә.  «Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) хәдисендә китерелгәнчә, мөселман кешегә бишектән ләхеткәчә гыйлем алу тиеш, — дип башлады үзенең котлау чыыгышын Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. — Менә безнең мәчет каршындагы курсларда да төрле яшьтәге шәкертләр гыйлем ала: иң бәләкәй шәкерткә — 3,5 яшь, иң өлкәненә — 86. Кем гыйлем юлын сайлый — Аллаһы Тәгалә аның җәннәткә юлын җиңеләйтер, ди. Төрле сәбәп табып дәресләрне калдырырга була. Сез инде изге юлны сайлагансыз икән, берүк юлыгыздан тайпылмагыз. Дөрес, кыенлыклар бар, сыйныф бүлмәләре җитми. Без моны беләбез, борчылабыз, кыенлыктан чыгу юлларын эзлибез. Менә, Аллаһ рәхмәтен салып, мәчет ишегалдында мәдрәсә салырга дигән ният белән йөрибез. Ә инде үзләренең вакытлары белән санлашмыйча, матди файда өмет итмичә, булган гыйлемнәрен сезнең белән бүлешүче остаз-абыстайларга Аллаһы Тәгалә савапларын язсын һәм язар да, иншаллаһ».

Аннары Рөстәм хәзрәт шәкертләргә мәчет каршындагы өчьеллык курсларны тәмамлаганлыкка таныклыклар, ә мөгаллимнәргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Чыгарылыш тантанасы бәйрәм табыны артында дәвам итте. Шәкертләр гыйлем алу мөмкинлеге тудырган өчен мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга, остазларына һәм мәчет коллективына рәхмәтләрен җиткерделәр.

Мәрьямбану Хафиз