Главная  →  Статьи  →  БЕЗНЕ ИҖАТ ТА БЕРЛӘШТЕРӘ
БЕЗНЕ ИҖАТ ТА БЕРЛӘШТЕРӘ

Насима

Нщсимщ

Әле беркөнне генә барлап утырдык: иҗади коллектив эшли безнең Гаилә мәчетендә. Газета мөхәррире, журналистлар, фотога төшерү осталары… Инде менә шагыйрәбез дә бар. Нәсимә апа Кәлимуллина тумышы белән Самара өлкәсе Гали авылыннан. «Татар моңы» сандугачы Ислам Кәлимуллинның әнисе ул. Яшьтән үк шигърияткә гашыйк икән.

Биек таулы, өч мәчетле

Туган авылым Гали;

Синең турында шигырьләр

Бик аз язылды әле.

 

Ерактан карап каршылый

Гүзәл манараларың;

Көткәндәй газиз аналар

Сагынып балаларын.

 

Сырхауларга дәва була

Изге чишмә суларың;

Илдә чемпион булдылар

Синең батыр улларың.

 

Үстергән яшелчәләрнең

Юктыр ла хисап-саны;

Бөтен Рәсәйгә таралган

Эшкуарларың даны.

 

Төз урамнар, матур йортлар

Бары тик синдә генә;

Синдә үткән балачагым

Һәрчак исемдә генә, —

дип язган Нәсимә апа «Туган авылым Гали» дигән шигырендә. Ул әле кул эшләренә дә бик оста икән. 5 нче сыйныфта укыганда хезмәт дәресендә мулине җепләре өчен теккән янчыгын әлегәчә балачак хатирәсе итеп кадерләп саклый. Ә фотодагы бу матур алъяпкыч-тастымаллар, бәйләнгән башлык-шарфлар әле яңа гына аның уңган кулларыннан төште.