Главная  →  Новости  →  МӨФТИЯТ БЕЛӘН ЗАГС ИДАРӘСЕ ХЕЗМӘТТӘШЛЕК КИЛЕШҮЕ ТӨЗЕДЕ
МӨФТИЯТ БЕЛӘН ЗАГС ИДАРӘСЕ ХЕЗМӘТТӘШЛЕК КИЛЕШҮЕ ТӨЗЕДЕ

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин резиденциясендә ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиеваны кабул итте. Очрашу барышында ике як гаиләләрдә традицион кыйммәтләрне саклау, аңа карата җаваплы караш формалаштыру, гаилә институтын ныгыту һәм бу өлкәдә хезмәттәшлек итүгә  бәйле мәсьәләләр хакында сөйләште.

Альбина Рафаил кызы Диния нәзарәтенең Татарстан ЗАГС идарәсе белән тыгыз элемтәдә булуы өчен рәхмәтләрен әйтте: «Диния нәзарәтенең һәрдаим  Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсенең эшендә шактый актив катнашуы өчен рәхмәт сезгә. Урынбасарыгыз Рөстәм хәзрәт Хәйруллин идарәнең иҗтимагый совет әгъзасы буларак утырышларыбызда һәрвакыт катнаша һәм яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен дәгъватлау юнәлешендә тырышлык куя. Киләчәктә дә оешмаларыбызның үзара хезмәттәшлеге күркәм нәтиҗәләргә китерсә иде», — дип белдерде ТР ЗАГС идарәсе җитәкчесе һәм бүгенге көндә борчу тудырган проблемалы мәсьәләләрдә тукталды. Ул  соңгы елларда  рәсми рәвештә теркәлгән гаиләләр саны кимү тенденциясе барлыгын әйтте.

Мөфти хәзрәтләре үз чиратында  динебездә гаилә коруга һәм аның бәхетле булуына зур әһәмият бирелүен әйтте. «Бәхетле гаилә җирдә җәннәтнең чагылышы. Яшь буында гаилә институтына карата дөрес фикер формалаштыру өстендә хәзрәтләребез эшли һәм вәгазьләрендә халыкка бу фикерне ирештерегә тырыша. Бу юнәлештә дәүләт һәм дини оешмалар бергәләп эшләсә нәтиҗәсе дә артыр», — дип әйтте Камил хәзрәт. Сөйләшү барышында сүз шулай никах теркәү, аны аерым бер тәртипкә китүрү турында да барды.

Әйтелгән сүзләрне күәтләп Татарстан Республикасы Диния нәзарәте һәм Татарстан ЗАГС идарәсе арасында хезмәттәшлек итү килешүе төзелде. Документны Татарстан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева имзалады. Соңыннан ике як истәлекле бүләкләр биреште.