Главная  →  Новости  →  ЯРДӘМ ИТЕШЕП ЯШИК
ЯРДӘМ ИТЕШЕП ЯШИК

Мщчет бинасыкием

Мәчетебезгә көн дә кайгы-хәсрәткә төшкән, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр килә. Күпчелеге балалар йортларында тәрбияләнгән, ялгызак тормыш итүчеләр. Кышкы айларда кием-салым проблемасы аеруча актуаль. «Җылы куртка булмасмы», «ботинкаларым тузды» дип килүчеләр бар. Аларга кулдан килгәнчә булышырга тырышабыз. Мәчетнең бер почмагына шүрлекләр куйдык та, мәхәлләдәшләребез китергән кием-салымнарны тездек. Берничә атна эчендә бу «бушлай кибет»ебез популярлашып та китте. Берәүләр китерә тора, икенчеләре көне-сәгате белән алып китә. Әле менә бүген генә Яшел Үзән балалар йортында тәрбияләнгән, яңа гына аякка басып килүче бер егет өр-яңа пиджак алып китте. «Апа, карагыз әле, килешәме? Нәкъ үземә үлчәп теккән сыман, әйеме?» — дип бик озак каршымда бөтерелде.

Менә шулай, сезнең кием шкафыгызда тиктомалга урын биләп яткан әйбер кем өчендер чиксез сөенеч китерергә; кемдер кая куярга белми аптыраган артык мал икенче берәүнең акча янчыгындагы актык тиеннәрен саклап калырга мөмкин. Үзе тук, өсте бөтен булып та, ач-ялангачның хәленә керергә тырышу — мөэмин-мөселманга хас сыйфат. Бераз гына киелгән кием-салымнарыгызны чүплеккә чыгарып атканчы мәчеткә китерсәгез, хәерлерәк булыр иде, җәмәгать. Әмма тузган, юылмаган, киергә яраксыз әйберләр бу изге эшне оештыручыларны да, мохтаҗларны да нык кимсетәчәк, шунысын истән чыгармыйк.

Мәрьямбану Хафиз