Главная  →  Новости  →  СИМФЕРОПОЛЬДӘ ҖАМИГЪ МӘЧЕТ ТӨЗЕЛӘ
СИМФЕРОПОЛЬДӘ ҖАМИГЪ МӘЧЕТ ТӨЗЕЛӘ

Симферопольда җәмигъ мәчетен төзү быел башланачак Симферополь җамигъ мәчете нигезен салу һәм бинасын төзү эшләре 2017 елда башлана, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы. Җамигъ мәчет 2,7 гектар мәйдан билиячәк. Проект буенча, мәчет 2 өлештән торачак: 28 метр биеклектәге гөмбәзле төп бина (37 х 37 метр үлчәмле) һәм колонналары белән тәһарәтханәсе булган эчке ишегалды. Мәчет 50шәр метрлы 4 манаралы була. Әлеге гыйбадәтханә 400 меңләп кеше сыйдырышлы булыр дип планлаштырыла.