ГАИЛӘДӘ КЫШКЫ РУХИ-ТӘРБИЯВИ КУРСЛАР БАШЛАНДЫ
Гаилә мәчетендә балалар өчен кышкы рухи-тәрбияви курслар башланды. 5 яшьтән алып 12 яшькәчә малайлар, кызлар биш төркемдә Коръән, ислам нигезләрен, әдәп-әхлак өйрәнә. Аларга Россия ислам институты һәм «Мөхәммәдия» шәкертләре ярдәм итә. Курслар 6 гыйнварда тәмамланачак.