«ХӘЛӘЛ» КОМИТЕТ ТӘҖРИБӘ ТУПЛЫЙ

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарт комитеты рәисе Марат Низамов һәм аның урынбасары Хәйдәр Камалетдинов Стамбулда үткәрелгән Бөтендөнья хәләл саммитында катнашып, чит илләрнең хәләл продукт җитештерүче эре компанияләренең тәҗрибәсе белән танышты. Саммит кысаларында оештырылган күргәзмәдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы белән берлектә комитет KAZANSUMMIT-2017 һәм RussiaHalalExpo ны тәкъдим итте. Бу чаралар киләсе елны май аенда Казанда узачак.