Главная  →  Новости  →  ГАЛИЕВ МӘЧЕТЕ МӘҮЛИД БӘЙРӘМЕНӘ ЧАКЫРА
ГАЛИЕВ МӘЧЕТЕ МӘҮЛИД БӘЙРӘМЕНӘ ЧАКЫРА
Бүген, 6 декабрьдә Казан шәһәренең Галиев мәчетендә (Г.Тукай урамы, 40) ястү намазыннан соң Мәүлид ән-Нәби бәйрәм кичәсе була. Ошбу бәйрәм чарасында теләге булган һәркем катнаша ала. Мәчеткә килүчеләрне Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә ﷺбагышланган эчтәклекле вәгазьләр, мөнәҗәтләр һәм «Мәүлид ән-Нәби» касыйдәсе көтә. Төп чарадан соң  коймак белән чәй өстәле әзерләнәчәк.
Бу хакта ТР МДНнең матбугат хезмәте хәбәр итә