Главная  →  Новости  →  

maulidmaulid1Гаилә мәчетендә Мәүлид кичәләре башланды. Узган якшәмбедә балалар Мәүлиде узды. Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин балаларга Мәүлид бәйрәме турында, Пәйгамбәребезнең тормышы турында сөйләде. Аннары балалар мәчет каршындагы курсларда өйрәнгән догаларын укып күрсәттеләр, бергәләп Пәйгамбәребезгә салаватлар әйттеләр. Хәзрәт балаларга, бәйрәм истәлеге итеп, дини китаплар, дисклар бүләк итте.