МӘҮЛИД ӘН-НӘБИ ЯКЫНЛАША
11 декабрьдә Болгардагы Ак мәчеттә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган төп бәйрәм чарасы уздырыла. Чарада Татарстан җитәкчеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм башкалар катнашачак.
Аның кысаларында җитәкчеләрнең, төрле төбәк мөфтиләренең бәйрәм белән тәбрикләве, дин әһелләренең догалар укуы, салаватлар әйтүе, мөнәҗәтләр һәм “Мәүлидүн-нәби” касыйдәсен (Пәйгамбәргә багышланган поэма) башкару көтелә.
Быел Мәүлид ае (рабигыльәүвәл ае) 1 декабрьдә керә. Елдагыча ай дәвамында республикада Мәүлид кичәләре уздырылачак, гаиләләрдә мәүлид ашлары үткәреләчәк.