Главная  →  Новости  →  ТАНЫШТЫРУ ҮЗӘГЕ ЭШЕН БАШЛАДЫ
ТАНЫШТЫРУ ҮЗӘГЕ ЭШЕН БАШЛАДЫ

nurshat-kh%d3%99zr%d3%99t
Күптән түгел генә Гаилә мәчете каршында, «Гаилә учагы» проекты кысаларында таныштыру үзәге эшли башлады. Бу хакта gailya.ru сайтында һәм социаль челтәрләрдә игълан итүгә, кызыксынып шалтырата, яза башладылар. Үзәкнең эше өчен җаваплы Нуршат хәзрәт Муллагалиевтан аның эшчәнлеге турында тәфсилләбрәк сөйләвен үтендек.
— Таныштыру үзәге ачу идеясе — бүгенге тормышыбыз таләбе ул. Тирә-юньгә игътибар беләнрәк карасагыз, күпме буйдак, күпме толлар, ялгыз гомер итүче кызлар-ханымнар! Күбесе карьера ясарга өлгергән, җәмгыятьтә хөрмәт казанган — ә гаилә бәхетенең ни икәнен белми. Үземнең танышлар арасында да шактый андыйлар. Ә бит гаилә җәмгыятебезнең нигезен тәшкил итә. Тату, нык мөселман гаиләләре оешып, аларда иманлы, инсафлы балалар тәрбияләнсә, өммәтебезнең киләчәге дә өметле дигән сүз. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): «Өйләнегез, балалар тудырыгыз, чөнки мин Кыямәт көнендә өммәтемнең күплеге белән башка өммәтләр каршында мактаначакмын», — дигән (Ибн Мәҗә).
Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән шушылар хакында сөйләшеп киңәшләштек, аның фатихасын алдык та эшне башлап җибәрергә булдык.
Үзәкнең эш тәртибенә килгәндә, болай: тиң парын табарга теләүче һәм үзен мөселман дип санаучы 18 яше тулган егет яки кыз; ир-ат яки хатын-кыз (өлкәннәрнең яшен чикләмибез) анкета тутырырга тиеш («ВКонтакте» социаль челтәрендә Нуршат Муллагалиевка мөрәҗәгать итәргә).
Без исә, үз чиратыбызда, сезнең анкеталар белән танышып, туры килерлек берничә вариантны тәкъдим итәрбез. Танышлар белсә дип кайгырмагыз, мәгълүматлар читкә чыкмый, бары тик бездә генә саклана. Шулай ук контакттагы төркемебез (vk.com/gailya_uchagi) аша мөрәҗәгать итәргә, анкетаны мәчеткә килеп тутырырга да була. Сорауларыгызны 8 937 002 10 74 (ирләр) һәм 8 937 521 19 28 (хатын-кызлар) телефоннарына шалтыратып бирә аласыз.
Тагын шуны да өстәп әйтәсем килә: бу бернинди бизнес-проект та түгел, Аллаһының ризалыгын өмет итеп эшлибез.