Главная  →  Новости  →  «БАЛАЛАРЫГЫЗНЫ … ЙӨЗӘРГӘ ӨЙРӘТЕГЕЗ»
«БАЛАЛАРЫГЫЗНЫ … ЙӨЗӘРГӘ ӨЙРӘТЕГЕЗ»

img_2264img_2266img_2267

Бүген Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый палата утырышында катнашты. Җыелыш министр Рафис Хәбибуллин җитәкчелегендә барды. Анда быел республикада суга батып үлү очраклары, аларны булдырмау өчен халык арасында аңлату-профилактика эшләре алып бару һәм башка мәсьәләләр каралды, Татарстан районнарындагы фаҗигаларның саннары китерелде. Бу уңайдан дин әһелләренең дә ярдәме — халыкны вәгазьләве кирәк, дигән фикерләр әйтелде. Утырыш эшендә катнашкан мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үзенең чыгышында: “Пәйгамбәребез, балаларыгызны суда йөзәргә, атта йөрергә өйрәтегез, дигән. Икенче сыйныфтан ук балаларга суда йөзәргә өйрәтү дәресләре кертергә телиләр. Бу бик кирәкле-файдалы ният дип уйлыйм. Балаларыбыз бәләкәйдән үк Пәйгамбәребез өйрәткәннәрне белеп, куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлап үссеннәр. Төрле кирәкмәс гамәлләр кылудан үзебезне сакласак иде”, -диде.