Главная  →  Статьи  →  ҮЗӘК МӘЧЕТЕБЕЗ — КУКМАРАНЫҢ ҮЗӘГЕ
ҮЗӘК МӘЧЕТЕБЕЗ — КУКМАРАНЫҢ ҮЗӘГЕ

Җамигъ мәчет

Узган гасырның 80 нче еллары уртасында Кукмара бистәсендә намаз укучы берничә карт җомга намазын зират будкасында үткәрә иде. 1988 елда, мәчет салырга ниятләгәч, аксакаллар җитәкчелек белән сөйләшкәннән соң, Казанга Кремльгә бардылар. Анда аларга: “Үзебез генә хәл итә алмыйбыз, гаризагызны Мәскәүгә җибәрәбез, аннан җавап килгәч, сезгә хәбәр итәрбез”, – диделәр. Җавап 1 елдан соң гына булды.

Мәчет проектын районның баш архитекторы Рәфкать Закиров эшләтергә ризалашты. Урынын да үзе билгеләде. Проект ясауны Рафаэль Исхаков башкарды. Ул вакытта төзелеш материаллары дефицит иде. Шуларны хәстәрләргә, гомумән, мәчет салу эшләре белән җитәкчелек итәргә абруйлы, күренекле бер шәхес кирәклеген аңлап, картлар озак еллар колхоз рәисе булып эшләп лаеклы ялга чыккан Гарифуллин Галимуллага мөрәҗәгатъ итте. Ул барлык әйберләрне үзе табып,  төзелеш эшләрен оештырды, Аллаһның рәхмәте булсын аңа.

Шулай итеп, мәчет фундаментына беренче нигез ташы 1990 елның көзендә салынды. 1993 елның ахырында мәчет салынып бетеп эшли башлады.  Беренче имам вазыйфасын Йосыф хәзрәт Абдуллин башкарды. Ул 1996 елга кадәр мулла булып торды. Йо­сыф хәзрәт инде бик олы яшьтә булу сәбәпле, 1996 елның көзендә имам вазыйфасын башкаруга Чаллыда укып кайткан Әхтәм хәзрәт Мөбарәкшин кереште (быел аның имам булып эшли башлаганына 20 ел тула).

Мәчет ачылган елдан башлап биредә дини укулар оештырылды. Һәр якшәмбе саен иртәнге 8дән 12 сәгатькә кадәр ирләр-малайлар, көндезге 12дән 15 сәгатькә кадәр хатын-кызлар гарәп хәрефләрен, намаз уку тәртибен һәм ислам нигезләрен өйрәнделәр. 1998 елда Кукмара Үзәк мәчете каршында рәсми теркәлгән мәдрәсә ачылды. 10 ел дәвамында әлеге уку йорты шушы мәчет бинасында эшләп, халыкка дини белем үзәге булып хезмәт итте. 2008  елда мәчет белән янәшә 3 катлы мәдрәсә бинасы төзелде. Яңа бина төзелеп шартлар яхшыргач, мәдрәсә лицензия алып һөнәри уку йорты буларак эшли башлады, әмма халыкка башлангыч белем бирү дә туктатылмады: якшәмбе мәктәбендә Кукмараның үзеннән һәм районыбызның 30 лап авылыннан олылар да, балалар да килеп, башлангыч дини белем ала. Мәчет белән күршедә булу мәдрәсә шәкертләре өчен уңайлы, чөнки намазларны җәмәгать белән уку мөмкинлеге бар.

Менә инде 20 елдан артык Кукмара Үзәк мәчете район халкы өчен гыйбадәт кылу урыны гына түгел, үзенчәлекле әхлакый-рухи үзәк булып та тора. Бистәбездә яшәүче һәр татар гаиләсенең тормыш юлы мәчетне урап уза алмыйдыр. Бала туса – исем кушарга, гаилә коручыларга – никах укырга кирәк дип, үлем-китем булса, туганнарын соңгы юлга озатырга дип тә килә бирегә халык. Хәер, соңгы елларда, фарыз булуын аңлап, җомгага йөрүчеләрнең саны да күзгә күренеп артты. 1993 елда җомга намазына 15-20 кеше генә килә торган булса, 2000 еллар башында  анда инде 150 ләп кеше катнаша башлады, хәзерге вакытта (2016 ел) җомгага килүчеләрнең саны 250 гә якын. Быелгы рамазан аенда тәравих намазларына 80 ләп ир кеше һәм 70 ләп хатын-кыз – барлыгы 150 ләп кеше йөрде. Гает көннәрендә гыйбадәтханәнең 2 каты да халык белән тула. Үзен мөселман дип санаучы һәркем бәйрәмгә килергә, вәгазь тыңлап Гает намазын укырга, садака бирергә тырыша.

Әлхәмдүлилләһи шөкер, шуның кадәр кешене кабул итәргә барлык шартлар да тудырылган: мәчетебез зур, иркен, якты, чиста. Мәчетне җылытырга, яктыртырга, тәртиптә тотарга ярдәм итүче Кукмара халкына, район хакимиятенә ихластан олы рәхмәтебезне белдерәсе килә. Киләчәктә дә бирегә килүчеләргә шатлыкларын да, кайгыларын да уртаклашырга, гыйбадәт кылырга мөмкинлек булыр дип ышанабыз. Аллаһы Тәгалә генә Үзенең олуг ярдәменнән ташламасын.

Ришат Курамшин, «Мөселманнар» газетасы