Главная  →  Новости  →  

Итикаф3

 

ИГЪТИКЯФ

«Игътикяф» сүзенең мәгънәсе «көтү, нәрсәнедер дәвам итү»не аңлата.Шәригатьчә игътикяф бер ир кешенең җәмәгать мәчетендә (игътикяф нияте белән) торуы. Яисә хатын-кызның өй мәчетендә (өендә намаз кыла торган урында игътикяф нияте белән) торуы.

 

 

ИГЪТИКЯФНЕҢ ШАРТЛАРЫ

1.Ният әйтү.

Кеше ният әйтмичә игътикяф кылса, дөрес булмас.

2.Җәмәгать мәчете.

Игътикяфне азаны һәм икамәте әйтелә торган һәр мәчеттә кылу дөрес булыр. «Хуләса» исемле әсәрдә дә шулай диелгән.

Иң фазыйләтле игътикяф — Хәрам мәчетендә кылынганы. Аннан соң Нәби мәчетендәгесе, аннан соң Әкъса мәчетендә, аннан соң җәмигъ мәчеттә, аннан соң җәмәгате күп булган мәчеттә кылынганы.

Хатын-кыз өендәге мәчеттә игътикяф кыла. Ирләр өчен җәмәгать мәчетенең хөкеме ничек булса, хатыннар өчен өй мәчетенең (өйдә даими намаз кыла торган урынның) хөкеме дә шулай.

Хатын-кыз өендә игътикяфкә кергән бүлмәсеннән бары тик үзенең табигый ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен генә чыга ала.

Хатын-кызның җәмәгать мәчетендә игътикяф кылуы рөхсәт ителә. Ләкин мәкруһ була. Әгәр хатын-кызның өендә мәчет булырлык бер урыны юк икән, үзенә бер урын аерып алып, шунда игътикяф кылыр.

3.Ураза.

Ураза – фарыз булган игътикяфнең бер шарты. Чөнки Гаишә (радыйаллаһу ганһә):

وَلاَ اعْتِكَافَ اِلاَّ بِصَوْمٍ

«Уразасыз игътикяф булмас», – дип әйткән (Әбү Дауд, №2473, 2\334).

Нәфел игътикяфендә булганда исә ураза тоту шарт түгел. Бер кеше бер ай буе ураза тотмыйча гына игътикяф кылуны үз өстенә алса (вәгъдә итсә), бу кешенең бер ай буе ураза тотып игътикяф кылуы кирәк булыр. Чөнки ваҗиб игътикяф уразасыз кабул булмас. Ваҗиб игътикяфтә уразаның тотылуы шарт. Игътикяф җәһәтеннән ураза тоту шарт түгел. Бу уңайдан бер кеше рамазан аенда игътикяф кылырга вәгъдә итсә, рамазан уразасы игътикяф уразасы урынына җитәрлек булыр. Мондый вәгъдәне биргән кеше рамазан аенда ураза тотып игътикяф кылмаса, башка вакытта бер ай дәвамында ураза тотып игътикяф кылуы кирәк була.

«Бер ай буе Аллаһ өчен игътикяф кылырга нәзер әйтәм» дигән кеше рамазан аенда игътикяф кыла торган булса, нәзерен үти алмас. Чөнки бу игътикяф өчен бер ай буе ураза да тотарга кирәк була.

Бер кеше нәфел уразасын тотарга ниятләп таң аттырса һәм соңыннан «Аллаһ өчен бүген игътикяф кылырга нәзер әйтәм» дисә, Әбү Хәнифәнең чагыштыруы буенча, бу кеше шушы көнне игътикяф кыла алмый. Чөнки ваҗиб игътикяф ваҗиб ураза белән бергә генә дөрес була. Бу көннең уразасы көннең башында нәфел буларак ниятләнеп тотыла башласа, моннан соң аны ваҗиб кылу мөмкин түгел.

4.Ислам.

Кяфер гыйбадәт әһеле була алмый.

5.Сәламәт акыллы булу.

Тиле ният әйтә алмый.

6.Җөнеблек, күрем һәм нифастан (бәби­ләгәннән соң килә торган каннан) чистарыну.

Чөнки җөнеб булган кешегә, күремле яки нифаслы хатын-кызга мәчеткә керү тыела.

Балигъ булу шарт түгел.

Ир кеше яки азат булу да шарт түгел.

Хатын-кыз, әгәр кияүгә чыккан булса, игътикяфне иренең ризалыгы белән генә кылыр. Ире рөхсәт итеп, хатыны шушы рөхсәт белән игътикяф кылса, ире аны игътикяфтән тыя алмас. Әгәр тыя икән, бу тыюы дөрес булмас.

 

ИГЪТИКЯФНЕҢ КҮРКӘМЛЕКЛӘРЕ

Игътикяф кешенең үзен бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кылу өчен аерымлавы дигән сүз. Шулай итеп, кол үзен дөнья эшләреннән өзеп, Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кыла.

Исламның бөек затларыннан берсе Ата (рәхмәтуллаһи галәйһи) әйткән: «Игътикяф кылучының хәле бик әһәмиятле ихтыяҗы белән бер зур кешенең ишеге төбендә торып: «Ихтыяҗымны үтәмичә, бу ишек төбеннән китмәм», — дигән кешенең хәленә охшый. Игътикяф кылучы кеше исә иң зур кешенең ишеге төбендә утырган, аннан ярдәм сорап килгән. Бу – гамәлләрнең иң хөрмәтлесе».

Игътикяф кылучы кеше барлык вакытын намаз укуга багышлый. Башка вакытларда исә мәчет эчендә намазны көтеп утырганы өчен хөкеме намаз укыган кебек булыр.

Игътикяф кылучы кеше үзен дөнья керләреннән арындыра. Рухи дөньясын баету белән шөгыльләнә. Йөрәге нурлана. Йөзендә коллык ишарәләре балкый башлый.

 

ИГЪТИКЯФНЕ БОЗГАН ҺӘМ

БОЗМАГАН НӘРСӘЛӘР

  1. Мәчеттән чыгу игътикяфне боза.

Игътикяф кылучы кеше көндезен дә, төнен дә игътикяф кыла торган урыныннан чыкмас. Ләкин берәр гафу ителерлек сәбәп белән чыга ала. Бернинди сәбәпсез бер мизгелгә генә чыкса, Әбү Һүрайра фикеренчә, игътикяф бозыла. Чыгуы махсус яки онытылып булса, игътикяф бозылу мәсьәләсенә охшаш. Кадиханның «Фәтава»сында да шулай диелгән.

Хатын-кыз өендә игътикяф кыла торган бүлмәсеннән өйгә чыга алмый. Хатын игътикяфне мәчеттә кыла торган булып, ире аны кайтырга чакырса, өенә кайтып, игътикяфен шунда дәвам итәргә тиеш.

Зур тәһарәт белән кече тәһарәт алырга һәм җомга намазына чыгу да сәбәп була. Игътикяф кылучы кеше зур һәм кече тәһарәт алу өчен мәчеттән чыга ала. Ләкин бу ихтыяҗларын үтәүгә үк кире мәчеткә керергә тиеш.

Мәчетнең ишелүе куркынычы янаганда яки шуңа охшаш башка сәбәпләр булганда гына мәчеттән чыгу зарар итмәс.

Кече яки зур тәһарәт алу өчен мәчеттән тышка чыккан игътикяф кылучы кешене, кире мәчеткә кереп киткәнче, бурыч алачагы булган берәү күреп алып дәшсә, Имам Әгъзам фикеренчә, игътикяф бозыла. Башка ике имам фикеренчә, бозылмый. Имам Сәрахси бу ике имамның фикеренең мөселманнар өчен кулайрак булуын әйтеп калдырган.

Игътикяф кылучы кеше хастаның хәлен белергә яки җеназа намазына катнашу өчен мәчеттән чыга торган булса, игътикяфе бозыла. Хасталыгы сәбәпле мәчеттән тышка чыгуы да игътикяфне боза. Ләкин игътикяф кылырга нәзер әйтеп, хастаның хәлен белү, җеназа намазына катнашу яки гыйлем мәҗлесенә әзерләнү өчен мәчеттән чыгу шартын да кушса, игътикяфе бозылмый.

Игътикяф кылучы кеше берничә көнгә һушыннан язса яки ул тилерсә, игътикяфе бозыла. Савыккач, игътикяфен яңадан кыла башлар. Хәтта бу хәле берничә ел буе дәвам итсә дә, савыккач, игътикяфен каза кылырга кирәк була.

Шушы урынга кадәр сөйләгән мәсьәләләр ваҗиб булган игътикяфкә бәйле. Нәфел игътикяфләренә килгәндә, бер сәбәп белән яки сәбәпсез генә тышка чыкканда яки хастаның хәлен белергә яисә җеназага катнашырга барганда игътикяф бозылмый.

Игътикяф кылган кешенең җенси якынлык кылуы яки җенси якынлыкка этәрүче үбү, сыйпау кебек хәрәкәтләр ясавы көндез дә, төнлә дә хәрам була. Җенси якынлыкны махсус рәвештә яки онытылып китеп кылуы, мәнинең чыгу-чыкмавына карамастан, игътикяф бозыла. Җенси якынлык кылмыйча гына үбешү яисә сыйпашу кебек хәрәкәтләр нәтиҗәсендә мәни чыга торган булса, игътикяф бозыла. Чыкмаса – бозылмый.

Игътикяф кылган кешенең төшләнүдән яки уйланудан мәние чыкса, игътикяф бозылмый.

Игътикяф кылган кеше төшләнсә, шуңа игътибар итәргә кирәк: мөмкин булса, мәчетне пычратмау шарты белән мәчеттә юынуында бернинди дә зыян юк. Андый мөмкинлек булмаса, мәчеттән чыгып, юынырга һәм мәчеткә кире кайтырга кирәк.

Игътикяф кылган кеше мәчет эчендә кирәк булган нәрсәләрен алдан хәзерләмәгән булса, сатып алуы рөхсәт ителә. Кирәкле әйберләрнең мәчеттә әзерләнеп сатылуы яки сатып алу мәкруһ була. Чөнки бу күренеш урамга хас нәрсә. Игътикяф кылмаган кешенең мәчет эчендә берәр нәрсә сатуы яки сатып алуы мәкруһ.

Игътикяф кылган кешенең ашавы, эчүе һәм йоклавы мәчет эчендә була. Болар өчен мәчеттән тышка чыга торган булса, игътикяфе дөрес булмас. Чөнки мәчеттә рөхсәт ителгән берәр нәрсә өчен мәчеттән тышка чыгу кирәкми.

Игътикяф кылган кешенең, сөйләшмәүне бер гыйбадәт дип белеп, сөйләшмәве мәкруһ була. Моңа ышанмыйча сөйләшми торган булса, мәкруһ булмас.

Хәерле нәрсәләрдән башка нәрсәләр турында сөйләшү мәкруһ була.

Игътикяф кылган кеше манарага менеп азан әйтә ала. Манараның ишеге мәчеттән тышта урашкан булса да ярый («Фәтава-и Һиндиййә», 1 том, 311-313 бб.; «Рәддүл Мохтар галә Дүррүл Мохтар», 2 том, 440 б., 449 б.; «Әл-Бахрур Раик», 2 том, 322-323 бб.; «Мәҗмагу-л Әнхур» (Дамат), 1 том, 256 б.; «Тахтави галә Мәракил Фәлаһ», 578-584 бб.).

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның «Ураза» китабыннан