Главная  →  Новости  →  
Бәраәт кичәсе

Бу кичә бик фазыйләтле һәм нурлы кичә булып санала. Галимнәр, бу кичәне гафләттә (ваемсыз), гыйбадәтсез үткәргән кешеләр нинди зур өстенлектән мәхрүм булганнарын белсәләр, үкенү күз яшьләрен түгүдән туктый алмаган булырлар иде, дип әйтәләр. Бәраәт көнен – уразада, төнен гыйбадәттә үткәрү киңәш ителә.

Бәраәт кичәсендә ястү вә витр намазыннан соң 12 рәкәгать нәфел намазы укыла, һәр рәкәгатьтә 1 «Фатиха» сүрәсе, 3 тапкыр «Ихлас» сүрәсе укыла.

Намаздан соң түбәндәге догаларны укырга ммкин:

«Ләәә иләәһә илләллааһү вәхдәһү ләә шәрикә ләһ. Ләһүл мүлкү вә ләһүл хәмду, уәһүвә галә күлли шәй иң кадир». Ул кеше барча хаҗәтләренә ирешер, уразасы кабул булыр, дәхи аның үлем исереклеге вә кабер газабы җиңел булыр.

«Әстәгъфируллаһәл газыыймә вә әтүбү иләйһи» (14 тапкыр).

Аллаһүммә салли вә сәллим вә бәәрик галә сәийдинә Мүхәммәдин вә галәә әәли Мүхәммәд» (14 тапкыр).

Моннан соң түбәндәге доганы укып тәмамларга мөмкин:

«Йә, Раббым! Һәркайсыбызга исәнлек-саулык, хәерле һәм бәрәкәтле гомерләр насыйп ит. Изге гамәлләр кылып, хәрамнәрдән тыелып, Синең чиксез рәхмәтеңә һәм ризалыгыңа ирешергә, бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булырга насыйп әйлә. Балаларыбызның һәм оныкларыбызның игелекле гамәлләрен күреп, алар өчен сөенеп, шатланып яшәргә насыйп әйлә».