Главная  →  Новости  →  17 ИЮЛЬДӘ БАЛТАЧТА МӨСЕЛМАН САБАН ТУЕ БУЛА
17 ИЮЛЬДӘ БАЛТАЧТА МӨСЕЛМАН САБАН ТУЕ БУЛА

Балтач сабантуеБалтач сабантуе4Балтач сабантуе1Балтач сабантуе3Балтач сабантуе2

 

17 июльдә Балтач районының Бөрбаш авылында мөселман балалар сабан туе уздырыла. Бу күркәм чара быел тугызынчы тапкыр Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла.

Сабан туе балаларның Коръән һәм догалар укулары, мөнәҗәт әйтүләр, җыр-шигырьләр белән үрелеп барачак. Бәйрәм кысаларында балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, рухи кыйммәтләрне барлаучы чаралар оештыру каралган. Монардан тыш,  35, 50, 65 килограммга кадәрге һәм аннан югарырак үлчәү категорияләрендә балалар арасында көрәш бәйгесе булачак. Бәйрәм иртәнге сәгать 10 да башлана.