Главная  →  Новости  →  11 ДЕКАБРЬДӘ БОЛГАРДА МӘҮЛИД БӘЙРӘМЕ УЗДЫРЫЛА
11 ДЕКАБРЬДӘ БОЛГАРДА МӘҮЛИД БӘЙРӘМЕ УЗДЫРЫЛА
11декабрьдә Болгарда Мөхәммәд Пәйгамбәр  салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең туган көненә  багышланган Мәүлид бәйрәме уздырыла

2016 елның 11 декабрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән Болгардагы “Ак мәчет”тә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәм чарасы уздырыла. Чарада Россиянең төрле төбәк мөфтиләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, рәсми затлар катнаша, дип хәбәр итә МДНнең матбугат хезмәте.

Болгарда дүртенче мәртәбә үткәрелүче Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көненә  багышланган Мәүлид бәйрәмендә  рәсми затларның һәм дин әһелләренең чыгыш ясаулары каралган. Коръән, “Мәүлидүн-нәби” касыйдәсен уку, Пәйгамбәребезне олылаган салаватлар әйтү көтелә.