Главная  →  Новости  →  ӘНИЛӘР КӨНЕН БӘЙРӘМ ИТТЕК
ӘНИЛӘР КӨНЕН БӘЙРӘМ ИТТЕК

15157006_674335406064753_3282388677687157374_o15272008_674335649398062_6457609910157665940_oБүген Гаилә мәчетендә Әниләр көне уңаеннан уздырылган чәй мәҗлесе шәһәребезнең һәм мәхәлләбезнең күренекле абыстайларын, иганәчеләребезне, журналистларны, мөгаллимәләрне — кадерле аналарны бер табынга җыйды. Әлфия ханым Яфарованың Коръән сүрәләре укуы белән башланып киткән мәҗлесне Алсу абыстай Хәйруллина оештырды һәм алып барды. Ул ханымнарны Әниләр көне белән котлап, аралашып, ярдәмләшеп яшәргә чакырды. Аннары үзе җитәкләгән «Тәрбияле бала» балалар үзәгенең эшчәнлеге белән таныштырып үтте:
— Дөньяви тормышта дин юк, мәчеттә — бар, дип фикерләү дөрес түгел. Туганнан ләхеткәчә исламда булырбыз, иншаллаһ. Балаларга кече яшьтән үк мәчеткә юлны күрсәтергә, динне өйрәтергә кирәк. Моны сезнең белән без бергәләп эшли алабыз, — диде ул.
Айгөл абыстай Муллагалиева исә җәмәгате Нуршат хәзрәт белән башлап җибәргән проект — таныштыру үзәге турында сөйләде.
Табын артындагыларның иң өлкәне — Нәкыя абыстай, бу ел — Хәнәфи мәзһәбе елы бит әле, дип Әбү Хәнифә турында гыйбрәтле хикәятләр сөйләде, яшьләргә нәсыйхәтләрен җиткерде, соңыннан матур итеп мөнәҗәтләр дә көйләп бирде.
Вәсилә апа Рәхимова — татар матбугатында билгеле журналист, алты-җиде китап авторы. «Гаилә мәчетендә моңа кадәр дә булганым бар иде. Рөстәм хәзрәт командасының — яшь абыстайларның эшне җигелеп тартырга әзер торулары куанычлы күренеш. Монда көне буе уку-укыту
гөрли, балалар авазы тынып тормый, чөнки кайбер мәчетләрдәге кебек аларны тыючы юк. Димәк, киләчәк өметле, димәк, Хатип абый Бикмөхәммәтовның хыяллары тормышка ашкан», — диде ул.
Танылган журналист Римма Гатина да мәчеттә балаларны исламча тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелүен әйтеп узды, абыстайларның изге ниятләренең тормышка ашуын теләде.
Мәхәлләдәшебез — «Акыллым» проекты җитәкчесе Тюльпан Минһаҗева Гаиләдә эшләп килүче «Тәрбияле бала» үзәге белән хезмәттәшлек итә. Ул балаларда ана теленә карата мәхәббәт тәрбияләү турындагы фикерләре белән уртаклашты.
Үзләре әзерләшкән табын янында утырмасалар да, хәзрәтләр дә әниләрне бәйрәм белән тәбрикләп, матур теләкләрен юлладылар.
Гаилә мәчетендә төрледән-төрле чаралар еш үткәрелеп тора. Әмма хатын-кызларны гына җыеп серләшә торганы әле даими бармый иде. Безнең мәгърифәтчелек, хәйрия юнәлешләрендә ниятләгән башка кызыклы проектларыбыз да бар, очрашулар дәвамлы булыр, иншаллаһ, дигән теләктә таралыштык.
Нәүбәһар Кәбирова