Главная  →  Новости  →  ӘЛКИ РАЙОНЫНА ЯҢА ИМАМ-МӨХТӘСИБ КИЛДЕ
ӘЛКИ РАЙОНЫНА ЯҢА ИМАМ-МӨХТӘСИБ КИЛДЕ

15319048_680623438769283_2640912879581978616_n

Бүген Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Әлки районы имамнары утырышында катнашты. Мәгълүм булганча, 6 сентябрьдә имамнар бертавыштан Карга авылы имам-хатыйбы Ирек Сәлахиевны районның имам-мөхтәсибе итеп сайлаганнар иде. Әлегә кадәр шушы вазыйфаны тел-теш тидермәслек итеп башкарып килгән яшь имамны бүген рәсми төстә имам-мөхтәсиб итеп билгеләделәр.

 

Көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәровның Коръән укуы белән башланып киткән утырышны район хакимияте башлыгы урынбасары Рәшит Билалов алып барды.

 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның әманәтен үтәп, аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин моңа кадәр имам-мөхтәсиб вазыйфаларын башкарган 87 яшьлек Исламетдин хәзрәт Шәйхетдиновка мөфтиятнең Рәхмәт хатын тапшырды.

15380640_680625418769085_2784908140574436111_n

«Моңа кадәр динебезне өлкәннәр саклап килгән, без аларга  рәхмәтле булырга тиешле. Ирек хәзрәткә бик зур вазыйфа йөкләнде. Бер кеше сугыш алып бара алмый, дигән мәкаль бар күршеләрдә. Сез дә аңа ярдәм итегез, мөхтәсиб үзе белсен, үзе эшләсен, дигән сүз — гөнаһ сүз булыр. Эшебезне хәнәфи мәзһәбе, мәтуриди гакыйдәсенә нигезләнеп, бергәләшеп, матур итеп алып барыйк, — диде ул, район имамнарына мөрәҗәгать итеп. Аннары Рөстәм хәзрәт Мәүлид аеның фазыйләтләренә, салават әйтү хикмәтләренә тукталды. Шушы мөбарәк айны Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтеп, Мәүлид кичәләре белән уздырырга чакырды.

15349612_680626195435674_5446826985686668495_n

Ирек хәзрәт Сәлахиев Исламны кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәне тәмамлаган, Әлки районы Карга авылы мәчетенә  2008 елны имам-хатыйп булып килгән. Җиде ел буе район имам-мөхтәсибе Исламетдин хәзрәт Шәйхетдиновның урынбасары вазыйфаларын да башкарган. «Өлкәннәрдән бик күп киңәш алдым, Аллаһның рәхмәте булсын. Соңгы 3 айда аларның ярдәме белән байтак эшләр башкарылды. Элек тә күп эшләнсә дә, сайт булмау сәбәпле алар бик күренми иде. Хәзер барысын сайтыбызда яктыртып барабыз. — Аннары яңа мөхтәсиб алда торган ният-планнары белән бүлеште. — Берничә районда булып, шундый нәтиҗәгә килдем: бездә дә айга бер тапкыр имамнар җыелышы уздырырга кирәк. Авыл халкы имамнарга бик күп сораулар бирә, шуларга да бергәләп җавап эзләп, проблемаларны бергәләп хәл итәр идек. Имамнарның белемнәрен күтәрү өстендә эш бара. Менә мәдрәсәбезне дә төзеп бетереп, өстәмә белем бирергә ниятебез бар. Авылларда  халык белән эшлисе эшләр күп әле. Кайбер авылларда хәтта Мәүлиднең ни икәнен белмәүчеләр бар. Никах, исем кушу, җеназа буенча сораулар бирәләр. Зур вазыйфа тапшырдыгыз, ышанычыгызны аклармын, иншаллаһ».

15391186_680624412102519_2317376762358300697_n

 

Аннары имамнар мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга үзләрен борчыган сорауларын бирделәр.

Җыелышта Президент Аппаратының эчке сәясәт департаментыннан Илдар Сәлахов, көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров, авыл җирлекләре башлыклары, район имамнары катнашты.

Нәүбәһар Кәбирова