Главная  →  Новости  →  «ӘЛКИ ХАЛКЫ ДИНИ БУЛМАСА, УТЫЗ МӘХӘЛЛӘ ОЕШМАС ИДЕ»
«ӘЛКИ ХАЛКЫ ДИНИ БУЛМАСА, УТЫЗ МӘХӘЛЛӘ ОЕШМАС ИДЕ»

 

Әлки2

Әлки районына сәфәребез Карга авылы имам-хатыйбы Ирек Сәлахиевны районның имам-мөхтәсибе вазыйфасына раслаган көнгә туры килде. Район имамнары җыеышында, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның әманәтен үтәп, аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин моңа кадәр имам-мөхтәсиб вазыйфаларын башкарган 87 яшьлек Исламетдин хәзрәт Шәйхетдиновка мөфтиятнең Рәхмәт хатын тапшырды, яшь имам-мөхтәсибкә исә нәсыйхәтләрен, киңәшләрен җиткерде.

Әлки6Әлки4

 

Өч ай узгач, без тагын Ирек хәзрәт белән элемтәгә кереп, мөхтәсибәттәге яңалыклар турында сөйләштек.

— Казанга “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесенә барырга җыенып ятабыз әле,  Карга авылыннан үзем укыткан 7 баланы алып барам. Чистайда узган Коръән уку бәйгесендә, Норлатта “Гыйбадәте исламия” викторинасында да катнаштык, — дип, эшчәнлекләренең төп юнәлеше – гыйлем бирү икәнлеген ассызыклады Ирек хәзрәт.

Ул 2008 елны Әлки районының Карга авылына мулла булып килә. Бер ел дигәндә имам-мөхтәсибнең беренче ярдәмчесе вазыйфасын да тапшыралар.  “Исламетдин хәзрәт гел киңәшләрен биреп торды, үз урынына мине ул тәкъдим итте. Әле дә аның зирәк фикерләреннән башка булмый, очрашып-күрешеп торабыз”, — ди Ирек хәзрәт.

Мөхтәсиб буларак аның эш урыны — Исламетдин хәзрәт күп көч һәм тырышлык куйган Актай мәчетендә. Урта Әлки имамы Радик хәзрәт Абдуллин белән бергәләп алар эшне сайтны яңартудан, яшьләрне туплаудан башлаганнар. Төрле бәйгеләрдә, спорт ярышларында катнашалар. Бүгенге көндә район имамнары барысы да шәһадәтнамә алган, инде мәхәлләләрне теркәү бара. Аннары җирләрне, мәчет биналарын рәсмиләштерергә тотынырга исәпләре.

Хәйриячелеккә дә зур игътибар бирәләр.  Салман авылындагы балалар приютына, Юхмачы авылындагы картлар йортына барып, күчтәнәчләрен илтеп торалар. Кирәк булса, үзләре психолог: диненә, милләтенә карамыйча һәммәсен юатырга, сорауларына җавап табарга тырышалар.

— Үзе эшләгән аңлый инде — бөтен район өчен, 30 мәхәллә, аның имамнары өчен җаваплылык синең өстә. Авыллардан шалтыратып, киңәш сорыйлар, сорауларын бирәләр, халыкны бүген күбесенчә катнаш никах мәсьәләләре кызыксындыра. Муллаларга газга, утка түләүдә ярдәм кирәк. Бу сүзләремне зарлану дип кабул итә күрмәгез. Районыбызны, Карга авылын бик яратам. Халык бердәм монда, читтән килгән кеше дип тормадылар, үземне дә яхшы кабул иттеләр. Хәзрәт, китмә, дип кенә торалар. Әлкидә дини халык яши, соң дини булмаса — 30 мәхәллә оешмас иде инде! Ике-өч мәчеттән кала һәммәсендә җомгалар укыла, 25-30 кеше җыела. Район үзәгендә – Базарлы Матакта 3 мәчет эшләп тора.

Аннары җитәкчеләрнең зур ярдәмен тоям. Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, аның улы Рөстәм, туганы Альберт Вәлиев, хакимият башлыгыбыз Александр Никошин һәм аның урынбасары Рәшит Билалов, авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев – барысы да ярдәм итәргә әзер торалар. Киңәш-табышка бабайларым – имамнар бар. Мин – мөхтәсиб, дип тәкәбберләнеп йөрмим, олыларның сүзен тотам, — дип сөйләде Ирек хәзрәт.

***

Әлки мәдрәсәсе

Бүгенге көндә Базарлы Матакта, Шәүкәт мәчете янәшәсендә, бөтен шартына туры китереп, иркен сыйныф бүлмәләре, намаз залы, ашханәсе, йокы бүлмәләре булган мәдрәсә бинасы төзелеп ята. Аны улы белән бергәләп Фаикъ Борһанов төзетә башлаган булган. Эшмәкәрләр, мөхтәсибәт, мәхәлләләр, гади мөселманнар – һәммәсе үз өлешен кертеп, шушы мәдрәсәне май аена өлгертергә тырыша. Имам-мөхтәсибнең шушы мәдрәсәдә имамнарның гыйлемен арттырырга, балалар өчен лагерьлар оештырырга дигән нияте бар.

 

Мәрьямбану Хафиз,

«Мөселманнар», апрель-2017