Фикъһ белгече һәм Хәнәфи мәзһәбенә нигез салучы бөек Имам Әгъзам Әбү Хәнифә гыйльми эшчәнлектән тыш сәүдә белән дә шөгыльләнгән. Көннәрдән беркөнне шәкертләренә дәрес биргәндә бер кеше килеп, аңа болай дигән: «Ий Имам, синең мал төялгән корабың батты». Бу хәбәрне ишеткән Әбү Хәнифә: «Әлхәмдүлилләһ», — дип куйган. Хәбәр китерүче кеше китеп барган һәм бераздан кабат килеп: «Ий Имам, мин ялгышканмын, ул синең кораб түгел икән», — дигән. Имам янә: «Әлхәмдүлилләһ», — дип куйган. Теге кеше аптырап: «Ий Имам, ни өчен ике хәбәрне ишеткәч тә «әлхәмдүлилләһ» дидең?» — дип сораган. Имам Әгъзам аңа болай дип җавап биргән: «Син корабым батуы турында хәбәр иткәч, мин йөрәгемә мөрәҗәгать иттем һәм анда дөнья малы югалтудан бер тамчы кайгыру да тапмадым. Шунлыктан Аллаһка мактауларымны әйттем. Ә икенче хәбәрне ишеткәч, малымның кире кайтуына шатлык тапмадым, шуңа Аллаһка мактауларымны әйттем», — дигән.