Главная  →  Новости  →  ӘЛБИР ХӘЗРӘТ КРГАНОВ: «ЯҢА МӨФТИЯТНЕҢ ТӨП БУРЫЧЫ — МӨСЕЛМАННАРНЫ БЕРЛӘШТЕРҮ»
ӘЛБИР ХӘЗРӘТ КРГАНОВ: «ЯҢА МӨФТИЯТНЕҢ ТӨП БУРЫЧЫ — МӨСЕЛМАННАРНЫ БЕРЛӘШТЕРҮ»

krganov
Федераль дәрәҗәдәге яңа мөфтият Россия мөселманнары дини җыены дип йөртеләчәк. Исем сайлаганда, тарихка мөрәҗәгать итеп, 1788 елда оешкан Оренбург мөселман собраниесен (Оренбургское магометанское собрание) нигезгә алганнар. Җыенның җитәкчесе Әлбир хәзрәт Крганов оештыру утырышында, алда торган бурычлар турында сөйләп, болай дигән: “Россиядә үзәкләшкән оешмаларга берләшкән мөстәкыйль Диния нәзарәтләре бик күп. Без әнә шул абруйлы Диния нәзарәтләрен Россия мөселманнары диния собраниесенә берләштерергә булдык. Әлегә аның составына уннан артык нәзарәт керә, бу сан артырга мөмкин. Мөфти сүзләренчә, монда сан артыннан куу үзмаксат түгел, ә эшне дөрес оештырып, нәтиҗәдә Россия мөселманнарының берләшүенә ирешү. Әлбир Крганов Мәскәүдә үз эченә мәчетне алган мәдәни-мәгърифәт үзәге төзеләчәген дә белдергән.