Главная  →  Статьи  →  ӘГӘР ЧЫН ИР ИКӘНСЕҢ…
ӘГӘР ЧЫН ИР ИКӘНСЕҢ…

3-nche-bitk%d3%99
Ничә яшьтә, нинди социаль статуста, кайсы җенестән булуыбызга карамастан гаилә — барыбыз өчен дә Аллаһның бер нигъмәте дә, сынавы да. Коръәни Кәримдә: “… савап белән гөнаһ арасында сезне сыныйбыз… соңра хөкем ителергә Безгә кайтырсыз” (“Пәйгамбәрләр”, 21:35), — диелә.

Күп кенә яшьләр: “Хәзрәт, башта үзара мөнәсәбәтләр бик әйбәт иде, бер-беребезне аңлый идек. Тора-бара аңлашылмаучылыклар килеп чыга башлады”, — дип зарланалар.Димәк, Иблис үз максатына ирешү юлында, чөнки аныңөчен гаиләне таркату – иң зур, иң мәртәбәле эш; чөнки гаиләсе таркалган, бәхетсез кеше,изгелек турында онытып, гөнаһка батарга да мөмкин.
Өйләнергә ниятләгән егет нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң? Яшьләргә мөрәҗәгать итеп, Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм), мөмкинлегегез бар икән – өйләнегез, диде. Ягъни матди яктан, әхлакый яктан өлгергәнсең, гаиләңне кайгырта, тәэмин итә аласың икән – өйлән! Әгәр сез моны булдыра алмасагыз – ураза тотыгыз, диде.
Инде хәзер безнең тормышка әйләнеп кайтыйк. Хәзрәт, кызып китеп, иремөч тапкыр талак әйтте, нишләргә, дип елап киләләр кайчак. Үзенең телен, хисләрен, ачуын контрольдә тота алмый икән, бу –өлгереп җиткән ир кеше түгел бит инде. Өйләнеп, кыз баланың тормышын сындырмасын, ураза тотсын. Күптән түгел генә бер пар белән шундый хәл килеп чыкты, үзләре бала көтәләр. Өч тапкыр талак әйткәч, шәригать кануны буенча алар хәзер ир белән хатын түгел инде. Баланы ничек табып-тәрбияләрләр болар?“Әйе, мин бу кызны алдым” дигән минуттан башлап егет шушы кыз бала өчен, туачак балалары өчен бөтен җаваплылыкны үз өстенә ала, бу хакта без никахта да аңлатабыз.
Кызганычка, статистика мөселман гаиләләрендә дә аерылышуларның күп булуын күрсәтә.Гаилә таркалуга китергән сәбәпләрнең берсе шул –мөселман ирләр арасында да чит кызларга күз салып, алар белән шаярырга яратучылар бар. Үз теләгәнен алган, рәхәтләнеп яшисе дә яшисе бит инде, юк, ул әле бер кызга смс яза, әле икенчесенә шалтырата, өченчесенә кофе эчәргә бара. Ә бит шәригать буенча болар тыелган, гөнаһлы гамәлләр, Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм), гөнаһка илтә торган барлык юллар да – гөнаһлы, диде. Миграҗ кичендә Мөхәммәд пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) тәмугны күрде, тәмугта зина өчен җәза биргәннәрен күрде. Күз зинасы да, колак зинасы да – барысы да гөнаһ, Аллаһ сакласын!
Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) тәмугта хатын-кызларның күбрәк икәнлеген күреп, бу хакта әйткәч, алар, елашып: “Йә Рәсүлуллаһ, ни өчен?”- дип сорадылар. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) теленә күрсәтте. Ә хәзер ирләр дә хатын-кызлардан һич кимен куймый: гайбәтен дә сөйли, кемнедер чәйни… Берәүнең өйләнгәнен ишеткәч, аны мактаучы, “молодец” диюче бар микән? Син гаилә башлыгы булырга лаек, дип әйтә микән берәрсе? Юк. Ирләрүзләре генә аерым җыелган урында, инде менә син дә муеныңа камыт кидең, дип шаяртачаклар анысы. Бу бик начар шаяру. Без — мөселманнар бер-беребез өчен шатланырга, Аллаһ бәхет-бәрәкәт бирсен, дип гаиләсе өчен дога кылырга тиеш югыйсә.
Без шулкадәр куркаклар да әле – гаиләле булуыбыз белән бәхетле икәнлегебезне танырга, минем гаилә — иң яхшысы, дияргә куркабыз. Әлбәттә, тормыш булгач, төрле хәлләр булырга мөмкин. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) хәлеңне сорашканда, әлхәмдүлилләһ, дияргә кушкан.Сәхабәләре: “Әэшең начар барса?” — дигәнгә дә, әлхәмдүлилләһ дип әйт, дигән.
Миңа калса, ир-атны ир иткән иң төп сыйфат ул – вәгъдәдә тору.Кызыңа берәр эштә ярдәм итәргә вәгъдә биргәнсең икән – үтә син аны. Улыңа туп тибәргә барам дип ышандыргансың икән – бар. Әгәр син чын ир икәнсең – никах көнне хатыныңа биргән вәгъдәңә гомерең буена тугры кал. Бездә, Россиядә, хәтта татарларда да вәгъдәдә тору дигән сыйфат онытылып бара сыман. Кавказ халыкларына карагыз сез, алар өчен вәгъдә – иман, әйткән икән — үти ул аны.
Мөхтәрәм җәмәгать! Гаиләдә җаваплылык ир-атлар өстендә булганлыктан, бу язмада күбрәк аларга үгет-нәсихәт бирергә тырыштык.Аллаһның рәхмәте белән сынауларны лаеклы үтәргә, чын ир булып яшәргә насыйп итсә иде. Гаиләләребездә бәхет-бәрәкәт, тынычлык-татулык хөкем сөрсен, хатыннарыбызның, балаларыбызның шатлыктан йөзләре һәрчак балкып торсын иде!
Гаилә мәчетенең өр-яңа проекты турында да мәгълүмат җиткерәсе килә. Аллаһ каршында безнең парлы булып, гаиләле булып яшәвебез хәерле. Ә тирә-юнебездә күпме ялгызаклар, күпме буйдаклар үз парын таба алмый гомер кичерә. Бу күренешне читтән генә күзәтеп тора алмыйча, үзебез дә таныштыру-кавыштыру эшенә – яучылыкка алынырга булдык. Бу – бизнес-проект түгел, Аллаһ ризалыгын өмет итеп, бушлай эшлибез. Үзенең насыйп ярын табып, гаилә корырга теләүчеләр 8 937 002 10 74 (ирләр) һәм 8 937 521 19 28 (хатын-кызлар) телефоннары аша Нуршат хәзрәт Муллагалиевкә шалтырата ала. Өстәмә мәгълүмат – Гаилә сайтында (http://gailya.ru/proekty/).
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин,
Татарстан мөфтие урынбасары,
Гаилә мәчете имам-хатыйбы,
“Мөселманнар” газетасының баш мөхәррире