Главная  →  Статьи  →  ӘБҮ БӘКЕР ТЫРЫШЛЫГЫ АРКАСЫНДА ИСЛАМ ДИНЕН КАБУЛ ИТҮЧЕЛӘР
ӘБҮ БӘКЕР ТЫРЫШЛЫГЫ АРКАСЫНДА ИСЛАМ ДИНЕН КАБУЛ ИТҮЧЕЛӘР

sakhaba

Рәсүлуллаһка әледән-әле вәхи иңеп торды. Рәсүлуллаһ үзе яки Әбү Бәкер сүзләре үтә торган кешеләрне яшерен сурәттә дингә дәгъвәт итә тордылар. Кораеш мөшрикләренең исә ларның эшләреннән хәбәрләре юк иде. Әбү Бәкер тырышлыгы белән исламга килгән кешеләр шулардыр:

Госман бине Гаффан — 20 яшьләрендәге бер егет иде. Атасының абыйсы әл-Хәкәм аның исламга кергәнен белгәч, иске диненә кайтарырга төрлечә тырышып карады, арканнар белән бәйләде. Ләкин Госман: «Теләсәң, мине үтер, ләкин динемнән кайтачак түгелмен», — дип әйткәч, атасының абыйсы аны үз ихтыярында калдырды.

Әз-Зөбәйр бине әл-Гаввәм — яңа балигъ булган бер егет иде. Аның атасының абыйсы да аңа гаять җәфа вә газап кылды: бер җиргә бәйләп куеп, авыз-борынына төтен җибәреп газаплый иде. Ләкин Зөбәйр бу җәфаларга әһәмият бирмәде. Үз динендә нык булып кала бирде.

Габдеррахман бине Гауф — җаһилият вакытында исеме Габде Гамр булып, ислам кабул иткәч, Рәсүлуллаһ аңа Габдеррахман дип исем бирде.

Талха бине Гобәйдулла — нәсара монахларыннан пәйгамбәрләр турында ишетеп, рисаләт хакында беркадәр мәгълүматы бар иде. Дәгъвәт кылынган нәрсә акылга муафыйк вә файдалы булып күренгәч, озак уйламыйча иманга килде.

Сәгъд бине Әбү Вәкъкас — аның анасы Хәмнә бинте Әбү Суфиян бине Үмәйя улының исламга килгәнен белгәч, бик каты кайгырды. Улын чакырып: «Улым, син ата-бабаңның динен ташлагансың дип ишеттем, әгәр ул динеңнән кайтмасаң, миңа ашау, эчү, эссе һәм суыктан яшеренү хәрам булсын», — дип нәзер әйтте һәм шул нәзерендә өч көн торды. Сәгъд анасының бу хәлдә булуын күреп, Рәсүлуллаһка мәсьәләне җиткерде. Рәсүлуллаһ: «Ата-анага ихтирам, аларга итагать ваҗиб булса да, мондый эштә аларга итагать тиеш түгел», — дип җавап бирде. «Ганкабүт» сүрәсенең 8 нче аяте шул хактадыр: «Без кешегә ата вә анасына карата гүзәл мөгамәләт итәргә әмер бирдек. Әгәр ширеккә дәгъвәт итсәләр, бу очракта аларга итагать итмәскә боердык».

Болардан башка исламга кергән шәхесләр арасында Гаммәр бине Иәсир һәм аның анасы Сүмәййә, Сухайб әр-Румий, Габдулла бине Мәсгуд, Әбү Зәрр әл-Гыйфәрий, Сәгыйд бине Зәйд әл-Гадәви һәм хатыны Фатыйма бинте әл-Хаттаб, Габбас бине Габделмоталлибның хатыны Үммел-Фадл Лүбәбә бинте әл-Харис әл-Һиләлия, Гобәйдә бине әл-Харис бине Габделмоталлиб, Әбү Сәлмә Габдулла бине Габделәсәд әл-Мәхзумий һәм хатыны Үмм Сәлмә, Госман бине Мәзгун һәм кардәшләре  Кудәмә  белән Габдулла, әл-Әркам  бине Әбү әл-Әркам  әл-Мәхзумий, Халид бине Сәгыйд бине әл-Гас әл-Үмәви һәм кардәше Гамр бине Сәгыйд, Әбү Гобәйдә Гамир бине  әл-Җәррах, Әсмә бинте Әбү Бәкер, Хәббәт бине әл-Әратт, Җәгъфәр бине Әбү Талиб һәм хатыны Әсмә бинте Гомәйс, Гамир бине Фүһәйра кебек бөек шәхесләр иде.

Ошбу юл белән Мәккә эчендә исламият әкрен-әкрен таралды. Гарәп мөшрикләре моны белсәләр дә, ул кадәр әһәмият бирмиләр, Рәсүлуллаһка бу эштә зур ярдәм күрсәтә торган Әбү Бәкергә кагылмыйлар иде. Ислам динен кабул итүчеләр гыйбадәтләрен яшерен кылалар, мөмкин кадәр мөшрикләрнең ачуларын кабартмаска тырышалар, ислам турында аларга бер сүз дә сөйләмиләр, аларның дошманлашуыннан сакланалар иде.

Сөнгатулла Бикбулатның «Хәзрәти Мөхәммәд (аңа Аллаһның салаваты һәм сәламе булсын)» дигән китабыннан